Главная » Файлы » Татар теленнән тестлар |
В категории материалов: 9 Показано материалов: 1-9 |
3 нче сыйныфның татар төркеме өчен арадаш аттестация эше. |
Кереш сүзләр темасы буенча тест. 1. Нинди сүзләргә кереш сүзләр диләр? А) сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерү өчен кулланылган сүзләргә; Ә) башка телгә тәрҗемәсен күрсәтү өчен кулланылган сүзләргә; Б) җөмләне матур итү өчен кулланылган сүзләргә. 2. Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела? А) сызык; Ә) нокта; Б) өтер. 3. Кереш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр? А) башында, ахырында; Ә) уртасында, ахырында; Б) башында, уртасында, ахырында. 4. Кереш сүзнең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз. Минемчә – А) по-моему мнению; Ә) по-моему; Б) по-твоему. 5. Җөмләгә төшеп калган кереш сүзне куегыз. ..., без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез. А) димәк; Ә) киресенчә; Б) бәхеткә каршы.
Җөмләләрне укып, кереш сүзләрнең кайсы урында урнашуын билгеләгез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз. 1 нче төркем. А) Әниләрне бәйрәмдә генә түгел, көн саен хөрмәтләргә кирәк, минемчә. Ә) Җир йөзендә, минем уйлавымча, әниләрсез сабыйлар бик күп. Б) Димәк, әниләргә көн дә кадер-хөрмәт булырга тиеш.
Җөмләләрне укып, кереш сүзләрнең кайсы урында урнашуын билгеләгез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз. 2 нче төркем. А) Минем фикеремчә, начар укып, әниеңнең йөзенә кызыллык китерергә ярамый. Ә) Эш кешене бервакытта да бозмый, киресенчә, төзәтә генә. Б) Әтәчтән дә иртәрәк уяндым мин, әлбәттә. |
10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тест |
9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тест |
5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тест |
Керү |
---|
Бүлек категорияләр | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
Эзләү |
---|
Музыка |
---|
Сораштыру |
---|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Файдалы сылтамалар |
---|