Главная » Файлы » Татар теленнән тестлар |
[ Скачать с сервера (17.2 Kb) ] | 17.09.2016, 14:27 |
4 нче сыйныфның татар төркеменә татар теленнән кереш контроль эш (тест)
1. К, г хәрефләре йомшак (нечкә) укыла торган сүзләр рәтен билгелә: а) көймə, күмәч, Гата; ә) көл, чәчәк, Гөлгенә; б) дөге, карга, катык; в) кашык, кабак, кадак. 2. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз: а) парлы; ә) кушымча; б) тезмә; в) кыскартылма. 3. Иялек килешендәге сүзне тап: а) агачка; ә) урманны; б) китапның; в) дәфтәрдән. 4. Дөрес язылган сүзне тап: а) шәһәр; ә) шәхәр; б) шәһар; в) шахар. 5. Ирен – ирен [ w ] авазы булган сүзне тап: а) авыл; ә) вертолёт; б) китап; в) ваза. 6. Сан нинди сорауларга җавап бирә? а) кем? нәрсә? ә) нинди? б) ничә? күпме? в) нишли? нишләде? 7. Нинди исемнәргә күплек санда - нар, - нәр кушымчалары ялгана? а) тартык авазларга беткән; ә) сузык авазларга беткән; б) борын авазларына беткән ( м, н, ң ); в) дөрес җавап юк. 8. Капма – каршы мәгънәле сыйфатларны сайлап ал? а) эре – вак; ә) авыр – каты; б) салкын – суык; в) көн-төн. 9. Алмашлык: а) исемне генә алыштырып килә; ә) фигыльне генә алыштырып килә; б) дөрес җавап юк; в) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә. 10. Мәкальнең төшеп калган сүзен тап. “Җиде кат үлчә, ... тапкыр кис” а) җиде; ә) ике; б) җитмеш; в) бер. 11. Җөмлә нәрсәләрдән тора? а) хәрефләрдән; ә) иҗекләрдән; б)басымнардан; в) сүзләрдән. 12. Артык рәтне тап. а) көндәлек, бетергеч, дәфтәр; ә) парта, ручка, карандаш; б) суган, кыяр, алма; в) очлагыч, каләм, линейка. 13. Кайсы рәттә дәреслегемне сүзенең иҗекләргә бүленеше дөрес бирелгән? а) дәр-ес-ле-гем-не; ә) дәрес-ле-ге-мне; б) дә-рес-ле-гем-не; в) дә-ре-сле-гем-не. 14. Мин әниемне бик яратам җөмләсендә ия – а) әниемне; ә) яратам; б) бик яратам; в) мин. 15. Бакчадан кайта (алсу, Алсу), Йөзләре аның (алсу, Алсу). җөмләсендәге җәяләр эчендәге сүзләрнең дөрес язылган рәтен күрсәтегез. а) алсу, алсу; ә) Алсу, алсу; б) алсу, Алсу; в) дөрес җавап юк.
4 нче сыйныфның татар төркеменә татар теленнән кереш контроль эшне (тест) (тестны) бәяләү критерийлары: Татар теленнән тест 15 биремнән тора. Дөрес эшләнгән һәрбер бирем 1 балл белән бәяләнә. 0 – 6 балл – “2”ле, 7 – 9 балл – “3” ле, 10 – 12 балл – “4” ле, 13 – 15 балл – “5” ле. | |
Просмотров: 3856 | Загрузок: 370 | |
Всего комментариев: 0 | |
Керү |
---|
Бүлек категорияләр | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
Эзләү |
---|
Музыка |
---|
Сораштыру |
---|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Файдалы сылтамалар |
---|