Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Татар теленнән тестлар

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен арадаш аттестация эше (тест)
[ Скачать с сервера (15.8 Kb) ] 17.06.2016, 08:30

3 нче сыйныфның татар төркеменә

татар теле курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

 

А1. Көн – төн, ак - кара нинди сүзләр?

      1) капма-каршы мәгънәле сүзләр

       2) охшаш мәгънәле сүзләр

      3) әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

А2.  Парлы сүзләр булган рәтне билгелә:

      1) ташбака, ашханә

      2) ата-ана, бала-чага

      3) уйлы, көчле

А3. Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәтегез:

       1) авылда, сөлге, бармадык

       2) кешегә, ашлык, җырны

       3) күзлек, тозлы, кыргыч

А 4. Кайсы рәттәге исемнәргә -нар,-нәр кушымчалары ялгана?
      1. төн, куян, чирәм 
      2. шар, каеш, кыяр

3. яз,чәчәк,мәктәп

А5. Ялгызлык исемнәрдән генә торган рәтне күрсәтегез.

1). китап, Равил, кошлар, колак

2). әкият, артист, Арча

3). Алсу, Идел, Казан, Кама

А6.  Урман сүзенең юнәлеш килешендәге төрләнешен табыгыз.

  1. урманга
  2. урманнан
  3. урманны

А 7. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

      1) нишли? нишләде?

      2) кем? нәрсә?

      3) нинди? кайсы?

А 8. Сан:

      1) предметның  билгесен белдерә

      2) предметның эшен белдерә

      3) предметның санын, исәбен белдерә

А 9. Юклыкта килгән фигыльләр рәтен күрсәтегез.

  1. бара, уйный,уйламый

      2)утырмады, карамый, эшләми

  1. яшәми, ашыгам, яна

А 10. I зат алмашлыклары: 
      1) син, сез
      2) мин, без 
      3)  ул, алар

А 11. Хикәя җөмлә ничек әйтелә?

  1. күтәренке тавыш белән
  2. тыныч тавыш белән
  3. сорау интонациясе белән

А 12. Иянең эшен белдергән җөмлә кисәген күрсәтегез.

  1. аергыч
  2. хәбәр
  3. иярчен кисәк

А13. Боеру җөмләдә нинди фигыль кулланыла?

  1. Хикәя фигыль
  2. Боерык фигыль
  3. Теләк фигыль

А14.  Тойгылы җөмлә нәрсәне белдерә?

  1. Хис-кичерешләрне
  2. Сорауны
  3. боеруны

А15. Сорау җөмләдә нинди алмашлык кулланыла?

  1. Зат алмашлыгы
  2. Сорау алмашлыгы
  3. Юклык алмашлыгы

 

 

Һәр дөрес җавапка 1әр балл.

“5” – 13-15 балл

“4” – 10-12 балл

“3” – 7-9 балл

“2” – 0-6 балл

 

 

 

 

Категория: Татар теленнән тестлар | Добавил: Зульфия | Теги: 3 класс өчен тест, тест, татар теленнән тест
Просмотров: 3799 | Загрузок: 492 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 13:12
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар