Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Татар теленнән тестлар

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән тест
[ Скачать с сервера (30.6 Kb) ] 27.05.2014, 10:00

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ утырышында каралды

Беркетмә № 1.   29.08.2013.

МБ җитәкчесе

_______________Д.Д.Платонова

Килешенде

 

Директор урынбасары

 

_____________М.М.Хәкимҗанова

 

 

Татар теле курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

  1. нчы сыйныф (рус төркеме)

 

1.Дөрес кушымчаларны куегыз.

Татарстан герб... ак барс рәсем... ясалган.

А) -ында,  -е

Б) -ендә,  -е

В) -ында,  -ы

2.Дөрес сүзтезмәне куеп, җөмләне дәвам итегез.

Казанда М.Җәлил исемендәге ... бар.

А) татар балеты

Б) опера студиясе

В) опера һәм балет театры

3.Дөрес кушымчаларны куегыз.

Александр Ключаревның әти... – сәүдә йорт... хисапчысы, әнисе өй... балалар тәрбияли.

А)-се, -ы, -дә

Б)-се, -ы, -да

В)-сы, -е, -дә

4.Бирелгән җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Мин талантлы музыкантлар белән аралаштым.

А) мин, музыкантлар

Б) мин, аралаштым

В) музыкантлар белән аралаштым

5. Кайсы рәттә исем фигыль бирелгән?

А)дәрес әзерләү, су басу, бәхеткә ирештем

Б)өйгә керү, үстерә, яши

В)тыңлау, бару, керү

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Какое представление идет в театре?

А) театрда нинди спектакль бара?

Б) театрда нинди тамаша бара?

В) театрда нинди тамаша барды?

7. Кайсы рәттә бер төрле хәрефләр куела?

А) м..д..ният, ч...ч...кл...р, ...д...бият

Б) г...җ...пләнмәгез, д...нья, г...лим

В) ак...л, могҗ...за, кад...р

8. Күрсәтү алмашлыкларыннан торган рәтне күрсәтегез.

А) бернәрсә, һичкая, ничек, аныкы, шушы, аларны

Б) шулай, минеке, бөтен, нәрсәдер, барлык, теге

В) шулай, теге, бу, шушы, әнә, шул

9. Хаталы җөмләне табыгыз.

            А) Ул ике мең бишенче елда туган.

            Б) Мин биш дәфтәрләр сатып алдым.

            В) Лилия ун дәфтәр алып килде.

10. Сан кергән җөмләне табыгыз.

А) Тиздән кыңгырау шалтырады.

Б) Өч сәгать вакыт бик тиз үтеп китте.

В) Бүген укытучы теманы ачык аңлатты.

11. Теркәгечләр булган рәтте күрсәтегез.

            А) чөнки, һәм, яки, ләкин, ә

            Б) белән, кебек, чөнки, аша, сыман

            В) турында, шикелле, кадәр, ә, һәм

12. Аергыч булган җөмләне табыгыз.

            А) Әбүгалисина белән Әбелхарис бик күп белем алдылар.

            Б) Минем кызыклы китабым бар.

            В) Әбелхарисны тотып, патша янына алып килделәр.

13. Кайсы рәттә җөмлә төзелеше дөрес бирелгән?
            Беренче, Казанда, ачыла, елда, китапханә, 1731 нче.

            А) 2, 3, 6, 1, 5, 4.

            Б) 3,2,1, 6, 4,5.

            В) 2,1,5,6,4,3.

14. Кайсы рәттә мәкаль язылмаган?

            А) Китап – белем чишмәсе.

            Б) Китапны яратырга кирәк!

            В) Китапсыз йорт – тәрәзәсез бүлмә.

15. Дөрес билгеләмәне табыгыз.

            А) Ике яки икедән артык гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.

            Б) Ике яки икедән артык гади җөмләдән троган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.

            В) Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.

16. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан фразеологизмнар булган рәтте күрсәтегез.

            А) Бәләкәй гәүдәле, таш кисү, таеп егылды

            Б) Сөйләшеп утыру, кереп бату, харап булу

            В) Таш кисү, су урынына эчү, катып тору

17.Синонимнар булган рәтте күрсәтегез.

            А) Бәләкәй-кечкенә, зур-олы, ябык-чандыр

            Б) Бәләкәй-нечкә, зур-кечкенә, ябык-таза

            В) Ауды-булышты, ярдәм итте-егылды, әйбәт-яхшы

18. Кайсы рәттә каршы сүзе бәйлек ролендә кулланылган?

            А) Дима укытучыга каршы сүз әйтмәде.

            Б) Аларга каршы барып булмый.

            В) Ул дошманга каршы көрәшмәде.

19. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр кергән рәтте табыгыз.

            А) Барган, килде, җырлый, өйрәнә, кайтты, соңга калган

            Б) Барды, алды, җырлады, кайтты, соңга калды, сөйләде

            В) Кайткан, килгән, соңга калган, сөйләгән,җырлаган, өйрәнгән.

20. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык куела?

            А) Син ничә тел беләсең?

            Б) Ул немец телендә бик матур сөйләшә.

            В) Чираттагы корбан Гыйззәтуллин.

21. Тезмә фигыльләрне табыгыз.

            А) Дөмбәсли, сөендерә, ярдәм итә, шатландыра, хәле беткән.

            Б) Килеп басты, кайтып китте, эшләп тапты, елмаеп җибәрде, тартып алды

            В) максатына иреште, сабыр итә, арыган, сөендерә, инша язу.

22. Тезмә кушма җөмләне табыгыз.

            А) Профессор бик күп сораулар бирде, ләкин Асия теләп җавап бирмәде.

            Б) Табиб янына авыллардан һәм шәһәрләрдән йөзләрчә кеше килә.

            В Авыру бик дарулар эчте, уколлар алды.

23. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

            А) Асиянең тәнен көзән җыера, йөрәге авырта.

            Б) Бүген профессорның консультация көне.

            В) Кем эшләми, шул ашамый.

24. Иярчен ия җөмләле кушма җөмләне табыгыз.

            А) Беренче сменада укыганга күрә, һәрвакыт иртә торам.

            Б) Кем бер-берсен ярата, шул бәхетле була.

            В) Өлкәннәрне хөрмәт итсәң, үзеңне хөрмәт итәрләр.хәбәр китерде.

25. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.

            Әни судан кайтып керде, шул чакта хат ташучы хәбәр китерде..

            А) Иярчен вакыт җөмлә.

            Б) Иярчен хәбәр җөмлә.

            В) Иярчен тәмамлык җөмлә.

26. Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итегез.

            1) Когда я пришел домой, мама сидела у окна.

            2) Мы только сегодня узнали, до того времени он ничего не говорил.

            3) Когда Дамир сказал ей об этом, она на него обиделась.

            4) Пока мы беседовали, мама приготовила чай.

            5) В этом году мы перешли в новую школу.

27. Җөмләләрне дәвам итеп бетерегез.

            1) Су булмау сәбәпле, ...

            2) Көн матур булганга, ...

            3) Атна буе күктә бер болыт та күренмәде, ...

            4) Якшәмбе көн булгач, ...

            5) Әби өйдә булмаганга, ... 

Категория: Татар теленнән тестлар | Добавил: Зульфия
Просмотров: 7218 | Загрузок: 762 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 11:47
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар