Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Укучылар иҗаты

сочинениеләр

3 нче сыйныф укучысы Галимуллина Диләрә Вазыйх кызының иҗади язмалары

 

Безнең Марусябыз.

Сәлам, дуслар! Мин Киров өлкәсе Вятка Аланы районы Иске Пенәгәр авылы кызы. Минем сезгә үземнең яраткан дүрт аяклы дустым – Маруся исемле бик тә акыллы, бик тә матур кәҗәбез турында сөйлисем килә.

Әти-әниләребез безне кечкенәдән шәфкатьле, миһербанлы һәм ярдәмчел булырга өйрәтеп үстерәләр. Әтием белән әнием быел җәй көне кәҗә алып кайттылар. Белсәгез иде аның матурлыгын...  Ап-ак йонлы, күзләренә үк төшеп тора торган озын кашлы кәҗәбезне беренче күрүдә үк ошаттык. Үзе дә йомшак тавышы белән ягымлы гына мәэлдәп, “Сезме минем хуҗаларым? Бүгеннән мин сезнеке!” – дигән кебек, бер дә ялындырмый гына абзарына кереп басты. Ә кичен, сөт савылгач, әнием белән бергәләп,  кәҗәнең озын йоннарын кыскарттык. Болай эшләгәч, кәҗәбез тагы да чибәрләнеп китте. Мондый матур кәҗә тик бездә генә шул!

Менә шул көннән ул безнең аерылмас дустыбызга әйләнде. Көн саен арканга йөртү, абзарын ялт иттереп җыештырып кую, кичке савымга алып кайту минем җилкәгә төште. Билгеле, башта кыенрак булды, хәтта курыккан чакларым да булгалады. Тик әкрен-әкрен кәҗә миңа, мин кәҗәгә ияләштек.  Әти-әнием: “Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен” дип, кәҗәбезгә кыш буена җитәрлек хуш исле печән, миллек җыярга  мине дә үзләренә  иярттеләр. Ә хәзер миләш, кызыл шомырт җимешләрен җыеп, кышка витаминлы ризык әзерлибез.

Йортыбыздагы кәҗәгә иң сөенгәне энекәшем булды. Бер яшьлек Камилебез кәҗә белән уртак телне бик тиз тапты. Әле сөйләшә дә белмәгән сабый, кәҗә белән ни турында сөйләшәләрдер, анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Тик шуны әйтеп үтәсем килә: кәҗәбез энекәшемне күрүгә ашаган җиреннән туктап, сөенә-сөенә мәэлди башлый. Ә Камил энем, нәни генә куллары белән чирәм йолкып, Маруся янына ашыга. Нәкъ Тукай абыебыз язганча, “Гали (Камил) аны чирәм белән кунак итә, кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә”. Сез бу вакытта кәҗә белән кечкенә баланың ничек сөенгәнен күрсәгез иде!..

Кәҗәбез дә безне үз итте: үзенең тәмле һәм шифалы сөте белән сыйлый. Сөте шифалы булмыйча, ул бит печәннең иң тәмле, сусыл җирен генә ашый. Иң  яратып ашаганы – сусыл кыяклы печән, алма, кыяр, потиссон икән.

Халык, кәҗә малын, никтер бик кире хайван, диләр. Киредерме, юктырмы, ә хайваннар арасында чисталык буенча беренче урында тора ул. Аның бер генә тапкыр да пычрак җиргә ятканы, пычрак су эчкәне юк, хәтта яңгырлы көннәрдә җыелып торган суга аягын тидермичә, печәнлерәк җиргә басып йөрергә тырыша кәҗәбез. Ә инде саварга кергәч, билгеле урынына басып, йомшак кына мәэлдәп безне каршы ала. Янәсе, көне буе сезгә тәмле сөт җыйдым, мине сыйлаганыгыз өчен, мин дә сезне сыйлыйм әле, дигән кебек, сөтен савып алганчы, сабыр гына, тыныч кына басып тора. Күбекләнеп савылган тәмле сөтне бернинди  тәмле соклар, әллә нинди напитоклар алмаштыра алмый шул.

Яраткан кәҗәбезгә озын гомер телибез. Алга таба безне тәмле дә, шифалы да сөте белән сыйласын иде. Сер итеп кенә әйтәм: киләсе кышка ул безне үзенең нәни бәтиләре белән шатландырачак.  Шулай була күрсен, Амин!

 

Нәрсә ул электр?

(әкият)

Борын-борын заманда, яшәгән ди, куе урманда бер егет. Озак еллар яшәгән ди. Өе булган ди агачтан, ә иптәшләре – кыргый хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр булганнар, ди. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, бик күңелле һәм рәхәт итеп бик озак яшәгәннәр, ди. Менә хайваннар да, кош-кортлар да, бөҗәкләр дә кайсы картаеп, кайсы авырып үлеп беткәннәр, ди. Бу егет инде бабай булган, урманда берүзе калган. Күзе дә начар күрә башлаган, еш авырый икән, ашарга да пешереп ашый алмый башлаган, ди.

Ә аның ерак шәһәрдә энесе яши икән. Ул абыйсының хәле авыр икәнен ишеткәч, үзе янына яшәргә алып кайта. Ә монда бөтенләй башка тормыш, ди. Бабайның телевизор да, радио да, суыткыч та һәм башка тормыш өчен кирәкле электр җиһазларын күргәне юк икән. Алар ничек эшлиләр соң? Ә түшәмдә ниндидер грушага охшаган әйбер эленеп тора, кич саен аннан яктылык чыга. Ә аңа ул каян килә икән? Болар барысы да бабайда кызыксыну уята, аларның барысын да тикшереп карыйсы килү теләге туа.

Көннәрдән бер көнне, энесе кибеткә азык-төлек алырга чыгып киткәч, ул барысын да тикшереп карарга уйлый. Каяндыр чыбык табып ала да, шуны розеткага тыга. Тыгуы була, бөтен тәнен чемер-чемер нәрсәдер чеметтерә башлый, хәле китә, хушын югалтып идәнгә егыла. Ярый әле энесе кайтып керә, абыйсына тиз арада ярдәм күрсәтергә өлгерә.

Хәл кергәч, бабай нәрсә булганын сөйләп бирә. Энесе эшнең нидә икәнен аңлагач, бабайга электр турында аңлата башлый. Электр – тормыштагы күп җиһазларны эшләтү өчен һәм яктылык чыганагы буларак кулланыла. Аның белән сак кыланганда гына ул – кешенең дусты, ә саксызлык күрсәтсәң, ул синең дошманыңа әйләнә. Шуннан соң бабай электрның ни икәнен аңлый.

Менә бөтен кешене сөендереп, Яңа ел якынлаша. Энесе белән урманга барып, иң матур чыршы алып кайталар, аны бик матур итеп бизәп тә куялар: һәр ботагына матур-матур уенчыклар, төсле-төсле утлы герлянда эләләр, ә иң очына кып-кызыл йолдыз кадап куялар. Һәр көн бу утлар, җем-җем итеп балкып, бабайның кәефен күтәрә. Чыршы утына тияргә ярамаганын хәзер бабай белә инде.

Алар Яңа елны бик күңелле каршылыйлар.  Хәзер дә бик матур гына яшәп яталар, ди.

Шаян турында әкият

Шәһәрдә җәйге иртә. Кешеләр эшкә ашыга. Мәктәпләр буш, балалар каникулда. Безнең Зилә дә, уңышлы гына 3 нче сыйныфны тәмамлап, җәйге ялга чыкты. Аның Акйомгак исемле бик матур песие бар. Быел Акйомгакның өч баласы туды. Зилә аларга Шаян, Йомшаккай, Чәчәк исемнәре кушты. Песи балалары бер дә тик торуны белмиләр, гел шаяралар, мәш киләләр. Акйомгак көне буе нәниләренә азык табу белән мәшгуль.

Беркөнне, иртәнге аштан соң, Акйомгак, гадәтенчә, тычкан тотарга китте, ә балаларына өйдән чыкмаска кушты. Зилә дә бүген өйдә юк. Ул, иптәш кызлары белән, паркка ял итәргә китте. Шулай итеп песи балалары өйдә үзләре генә калды. Әй, рәхәтләнеп уйнадылар да соң! Төш вакыты җитте. Песи балаларының тамаклары ачыкты. Ә әниләре нигәдер күренмәде. Шулвакыт Чәчәк:

 – Абыйларым, әйдәгез кибеткә барабыз, – диде. Шаян белән Йомшаккай шуны гына көткәндәй, бик теләп риза булдылар.

Менә алар урамга чыктылар. Монда машиналар бик күп икән. Алар светофор янына килеп җиттеләр. Светофорда яшел ут янды. Машиналар кузгалды, җәяүлеләр, туктап, кызыл ут янганын көттеләр. Ә песи балалары бернигә дә карамый, юлларын дәвам иттеләр. Юл аркылы чыккач, Йомшаккай:

– Чәчәк, безнең Шаян күренми ич! – диде, як-ягына карап.

Шулвакыт машиналар кычкырта башлады. Чәчәк белән Йомшаккай шул якка юнәлде. Ни күрсеннәр, юл уртасында Шаян ята. Бер аягы өзелгән, юлга кан чәчрәгән. Ашыгыч ярдәм машинасы Шаянны шифаханәгә алып китте.

Эшнең нидә икәнен соң гына белделәр песи балалары. Юлны аркылы чыкканда, Шаян күбәләк күреп, кая барганын да онытып, аны куып китә. Тик... күбәләк тоттырмый, ә Шаянны машина таптый.

Чәчәк белән Йомшаккай куркып кына өйләренә кайталар. Әниләре күптән кайткан. Балаларын эзли-эзли йөдәп беткән, җитмәсә, Шаянның юклыгын күреп, тагы да каты борчыла башлады. Балалары ни булганын сөйләп бирделәр.

Берничә көннән Шаян савыгып өенә кайтты. Шул көннән әниләре юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә башлады. Песи балалары да, әниләре өйрәткәннәрне, кызыксынып тыңладылар. Тиз арада бу кагыйдәләрне үзләштерделәр. Хәзер инде урамда курыкмыйча хәрәкәт итәләр икән.

Ә сез, дусларым, юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

Сулыкларыбызның язмышы

Туган ягыма Ходай бер генә инеш-елга биргән. Ул үзенең башлангычын Карама чишмәсеннән ала да, авыл уртасыннан бормаланып агып, туган ягымдагы чишмә һәм кое сулары белән туенып, Нократ елгасына барып кушыла.   Авыл халкы  аңа Субая (Су буе)  дип исем куша. Кайчандыр бу елга мул суы, балыклы булуы белән авыл халкына тереклек чыганагы булган. Кышларын балалар тимераякта йөргәннәр, хоккей уйнаганнар, җәйләрен каз-үрдәкләргә генә түгел, бала-чагага да ял, балык тоту  урыны булып торган. Ә инде яз көннәрендә сал агызу өчен менә дигән су юлы булган. Елның елында еракларга даны белән таралган ямьле Сабантуйлары шушы матур елга буенда үткәрелгән, - дип искә ала елга турында әбием.   Вакытлар үтү белән елга үзенең матурлыгын югалткан, суы күпкә кимегән, балыклар үлеп беткән, каз-үрдәкләргә коенырлык та су калмаган. Моның төп сәбәбе – табигатькә саксыз карау. Чүпләрен су кырыена түгә башлыйлар, юынтык, кер юган суларны елгага җибәрәләр, машиналарын елга буенда юалар... Киләчәктә моның нәрсәгә җиткерәсен ни өчендер аңламыйлар. Ә бит һәрберебез атна саен мунча кереп тәннәребезне чистартабыз, киемнәребезне һәрвакыт чиста йөртәбез, өебезне дә гел тәртиптә саклыйбыз. Табигать-анабыз да моңа бик мохтаҗ икәнен күпләребез дөнья малы куып оныта түгелме?! Табигатьнең матурлыгы үз кулыбызда икәнен онытмасак иде.

Кеше табигатькә зыян китергән икән, димәк, ул үзенә дә зарар китергән. Кеше үзе дә табигать баласы бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!

Туган авылым чишмәләре

Ел саен гаиләбез белән ямьле җәй көннәрендә елга, чишмә буйларын карап йөрергә яратабыз. Әбием һәр чишмәнең суын эчә, улакларын сыйпый, яшьлеген искә төшереп, истәлекләр сөйли, ә без – әтием белән әнием –  кырларына төшкән балчыклардан чишмә юлын чистартабыз, чүп үләннәрен утыйбыз, ян-янындагы чүпләрне җыештырабыз. Чишмә янында үскән бөтнек, үги ана яфрагы, бака яфрагын җыябыз. Ә 1 яшьлек энекәшем безне читтән генә күзәтә. Ул да авылыбыз табигате белән таныша. Авылым чишмәләргә бик бай икән бит. Әбием аларның исемнәре белән таныштыра, алар белән бәйле риваять-легендалар сөйли.

Серләшеп, эчләребезне бушаткач, беравык тын калып, чишмә агышын тыңлыйбыз. Һәр чишмәнең үз җыры, үз моңы бар икән. Кайберләре челтер-челтер килеп, тын гына акса, кайберләре шаулый-шаулый ага, гүя тавышымны барысы да ишетсен, ди күк. Изге теләкләр теләп, әбием белгән догасын укый, Алладан тазалык-саулык, бәхет сорый-сорый, чиләкләребезгә Идрис чишмәсеннән көмештәй су алып, кайтыр юлга кузгалабыз. Чын күңелдән теләгән теләкләр белән тулган чишмә суы тагы да шифалы, тагы да тәмле була шул.

Әйдәгез, бергәләп, туган ягыбыздагы чишмәләребезне саклыйк! Алар кипмәсеннәр, тәмле сулары белән безне сихәтләндерсеннәр!

“Кызыл әтәч”

Бурдан кала,  уттан калмый.

         Татар халык мәкале

         Бу электән әйтелә торган мәкаль. Әйе, бур керә дә, кыйммәтле бер-ике әйберне көче җиткәнчә алып, чыгып югала. Ә менә ут дигәне.., куркыныч әйбер. Аның кызган теле әле бер әйбергә, әле икенче әйбергә үрелә, әйтерсең һәммәсенең тәмен татып карыйсы килә. Күз ачып йомганчы, бу куркыныч “кызыл әтәч”, капкан әйбердән көл генә калдырып, ,,чәйнәп “ тә ташлый.

Ут белән уйнарга ярамый, ләкин бала-чагалар аны аңламый, ут белән уйнап янгын чыгаралар. Исерекләр ахыры ни белән бетәсен уйламыйлар, яткан җирдә тәмәке тартып йокыга китәләр, шулай кечкенә төпчектән, зур ут чыгып, фаҗига була. Санасаң, ут чыгу куркынычы күптөрле инде ул. Шулай да әз-мәз саклансак, бу куркыныч ут афәтеннән читтә калыр идек.

         Үземнең янгында катнашканым булмаса да, бер вакыйганы язып үтәм әле. 2012 нче елның эссе июле, көндезге сәгать икеләр. Авыл фельдшеры Резедә апаның, уйларына бирелеп, авыр эш көненнән соң өенә кайтышы. Күпергә җитәрәк, бик каты шартлаган тавыш ишетелә. Күккә кара төтен күтәрелә, янган-көйгән ис тарала, шарт-шорт  шифер кисәкләре оча. Кешеләр чабыша башлый. “Резедәләр өе яна!” дигән тавыш сискәндереп җибәрә аны. Тавыш килгән якка башын күтәреп караса, үз күзләренә үзе ышанмый..., үз көчләре белән җиткереп чыккан яңа өйләрен янгынның кызыл теле тулаем чолгап алган. Кисәк кенә аяклары йөрмәс хәлгә җитә Резедә апаның. Ни булганын аңламыйча  күпме басып торгандыр, 6 яшьлек Илгизәре исенә төшеп, ут ялмап алган өйгә ыргыла. Бу вакытта авылның олысы-кечесе, карты-яше ут афәте белән көрәшәләр. Тик  янган өй эченнән берничә йорт җиһазын гына алып чыга алалар, авыл күрке булып торган йорт, тиз арада янып көлгә әйләнә. Резедә апа тормыш иптәше Илнар абый һәм уллары Илгизәр белән бернинди документсыз, кием-салымсыз кара күмергә әйләнгән йорт янында калалар. Йортсыз калган гаиләне  туганнары үзенә сыендырды. Авыл халкы бердәм яшәргә күнеккән бит, һәркем көченнән килгәнчә ярдәм итте.

          Минем теләгем: уттан алла сакласын, бу ачы ут афәте беркемгә дә ишек какмасын!  Ә Алла: ,,Сакланганны гына саклармын”, - дигән. Бер-беребезне хәвеф-хәтәрдән саклап, дус-тату яшәсәк иде! Ут сүндерүчеләргә тыныч эш көннәре, имин төннәр теләп калам.

Җитәкче: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Шәһәр тибындагы Кукмара поселогы 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Зөлфия Марсил кызы

Категория: Укучылар иҗаты | Добавил: Зульфия (28.05.2014) | Автор: зульфия E
Просмотров: 1002 | Теги: язмалар, янгын турында, кәҗә турында, сочинениеләр | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 15:11
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар