Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Укучылар иҗаты

минем яраткан дәү әнием

Минем яраткан дәү әнием

Һәрберебезгә изге булган бәйрәм – Җиңү көне якынлаша. Фашистлар белән үз-үзләрен аямыйча көрәшкән  батыр һәм кыю фронтовикларны торган саен ешрак искә алабыз, аларның батырлыкларына тагы да күбрәк горурланабыз.

Безнең гаиләбездә алар – минем дәү әтием, дәү әнием. Алар Бөек Ватан сугышында катнашып, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтлемен. Әгәр алар җиңмәгән булсалар, мин бөтенләй булмас идем. Мин үземнең дәү әнием Ольганың авыр тормышы, язмышы турында сөйлисем килә. Дәү әнием – әтиемнең әнисе.

SDC12220Яраткан дәү әниемнең тормышы җиңелләрдән булмый. Дәү әниемә ачлыгын да, салкынны да татып, ныгып та бетмәгән җилкәләрендә тормышның барлык авырлыгын өстерәргә туры килә. Ул Бөек Ватан сугышын, Ленинград камалышын күз яшьләрсез искә төшерә алмый.

“...Бу хәл 1942 нче елның декабрендә була. Миңа 21 яшь тулды. Иртә таңнан Кукмарага килдем. Безне товар поездына төяделәр һәм Мәскәүгә җибәрделәр. Анда өч атна тордык. Обмундирование бирделәр: винтовка, граната, патроннар, ә аннары Ладога күле буйлап Ленинградка җәяү барырга туры килде.

Каршыга бик салкын җил исә. Салкын сөяккә кадәр үтте. Аяк астында кар көртләре. Хәлсез, ач килеш Ленинградка кадәр барып җиттек. Ә анда безгә 250 грамм ипи бирделәр. Ул катнаш оннан пешерелгән иде. 

Үлем белән күзгә-күз очрашу, блокада ипи кисәге... Безнең күргәннәрне онытырга мөмкинме соң?..

Баракларда яшәдек. Бинада салкын. Җылыну өчен бер караватка өчәр, дүртешәр кеше ята идек. Йокысыз озын төннәрдә авылны, туганнарны искә ала идек. Тагы да ямансу булып китә. Язмышыбыздан зарлана-зарлана елый идек, ләкин күңелдә өмет чаткысы яши иде.

Һавада һәрвакыт немец самолетлары әйләнеш ясый, дошманнар туктаусыз шәһәрне бомбага тота. Безгә Ленинградны саклау бурычы куелды. Иптәшләрем белән дошман самолетларына каршы һава шарын очыртучы (аэростатищик) булып хезмәт иттек.

Камалган шәһәрдән үзләре йөри алмый торган авыруларны, яралыларны, картларны алып чыга идек. Немецлар беркемне дә жәлләмиләр шул. Урамнарда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик еш очрый. Карыйсың, кеше утыра, иелеп карамасаң, аның исәнме, түгелме икәнен белмисең. Күрәсең, хәле китеп тора алмыйдыр...

Безне архитектура әсәрләре, сынлы сәнгать скульптуралары, искиткеч һәйкәлләре, гүзәл бакчалары, парклары һәм музейлары белән таң калдырган шәһәрне дошман кулга алырга хыяллана. Ә иң мөһиме – аның эчкерсез, ярдәмчел кешеләренең көннән-көн азая баруы куркыта.

Без бер-беребезне еш тынычландырып, бәхетле киләчәк турында хыяллана идек, дошманны җиңәчәгебезгә ышанычыбыз зур иде.  1944 елның февралендә Ленинград камалышы өзелә. Безне эвакуацияләделәр.

Өйгә коштай очып кайттык. Поезддан төшүгә, бер-беребез белән кочаклаштык, елаштык. Шатлык күз яшьләре, чык тамчыларыдай җиргә тамдылар. Алда, ниһаять, туган авылга юл...”

Сугыш тәмамланганга да, Ленинград камалышы өзелгәнгә дә  дистәләрчә ел үтте. Шулай да дәү әниемә бомба шартлаганы, шәһәр урамнарының җимерелүе, андагы ач, тере мәеткә охшаган ябык кешеләр төшләренә еш кереп, шул чорны әле дә исенә төшереп тора.

Дәү әнием Ольга батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Ленинградны саклау өчен”, “Германияне җиңү өчен” дигән бүләкләр белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта дәү әнием Иске Юмья авылында олы улы гаиләсендә яши. Тормыш бер урында тормый, ул хәзер оныкларын, оныкларының балаларын тәрбияли. Бүген аның 23 оныгы, 27 оныгының балалары бар. Аларның һәрберсенә аерым   мөнәсәбәт. Аннан бервакытта да тупас сүзләр ишетмисең.  Минем дәү әнием – үз янына балаларын һәм оныкларын җыеп, гаилә учагын саклаучы.

Без, аның балалары, оныклары, оныкларының балалары, аңа барысы өчен дә рәхмәтлебез! Без аңа тыныч картлык, нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм озын гомер телибез.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Шәһәр тибындагы Кукмара поселогы 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 5а сыйныфы укучысы Ромазанов Данил 

Категория: Укучылар иҗаты | Добавил: Зульфия (28.05.2014) | Автор: зульфия E
Просмотров: 1728 | Теги: сочинение, дәү нием, сугыш турында | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 15:11
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар