Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Укучылар иҗаты

кыш җитте

Кыш җитте.

(хикәя)

Кыш җитте. Бөтен дөньяны ап-ак юрган каплады, тирә-якта бар да чиста, саф... Кардан салмак адымнар белән атлап барам. Ниндидер илаһи бер көй барлыкка килә, аяк астындагы кардан үзенчә бер җыр яңгырый. Мин яратам кышны!.. Беренче яуган карда ниндидер сер бар кебек. Яңарыш сере, яңа өметләр, хыяллар...  Мин һаман алга атлыйм. Аяк астында шыгырдаган кар тавышы мине балачагыма алып кайтты. Өч-дүрт яшьләр булгандыр. Әтием яңа чана алып кайтты. Әй, ул көнге сөенечләремне белсәгез иде!.. Әтием шул чанага утыртып  урам буйлап ничә тапкыр әйләндергәндер, төгәл хәтерләмим. Ә менә ул вакыттагы шатлыгымны сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Әйтерсең, дөньяда иң бәхетле кеше мин генә. Адәм баласына бәхетле булу өчен күп кирәкми шул! Эх, шул көннәр тагы кайтсын иде дә, әтием чанага утыртып, урам буйлап үзенең зур-зур адымнары белән аттай йөгереп, мине урам әйләндерсен иде!..

Кинәт каршыма эт килеп чыкты. Уйларым таралды.  Ул минем тирәмдә бөтерелә башлады. Ни кирәктер, ни әйтергә телидер. Эх, шул этләр, кошлар, хайваннар телен аңласаң иде. Бәлки тамагы ачыккандыр, бәлки хуҗасы куып чыгаргандыр... Мин аның телен аңламаганга үпкәләде ахры, бер-ике тапкыр өргән булды да янымнан китеп барды. Ә мин һаман юлымны дәвам итәм. Күңелемне тынычсызлык биләп алды. Тизрәк үсәсе дә, хайваннар телен аңлаучы тылсымчы буласы иде.

Тиздән мин өйдә идем инде. Әнием бик тәмле аш пешергән. Әтием дә озак көттермәде. Тәм-томнар күтәреп эштән кайтып керде. Гаиләбез түгәрәкләнде. Без табын янында сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек, яңалыклар, шатлыклар белән уртаклаштык. Иртәгә якшәмбе. Ял көненә план кордык. Күңел һаман тынгысыз. Әтием белән сөйләшкәч, иртәгә кышкы урманга сәяхәткә барырга уйлаштык. Кошлар, җәнлекләр ни хәлдә икән? Бездән аларга ярдәм кирәкмиме?

Иртән әтием белән, әле кояш күтәрелеп кенә килгән чакта, урманның нәзек кенә, каядыр эчкә үк илтә торган тар сукмагыннан, күңел сораган ниндидер серле могҗиза эзләп чыгып киттек. Ә урманда күз явын алырлык гүзәллек! Агачларга, мамык шәл булып, карлы-юрган сарылган, кар бөртекләре иртәнге кояш нурында җемелдәшеп күңелне тагы да күтәрәләр. Серле тынычлык әкият илен хәтерләтә. Җылы якка китмәгән кошларның батырлыгына сокланырлык. Әтием белән канатлы дусларыбызга агач ботакларына җимлекләр куеп юлыбызны дәвам иттек. Ә хайваннар дөньясы үзенчә мәш килә. Урман юлындагы җәнлек эзләре үзенә бер бизәк булып, яшәешнең дәвам иткәнен раслап тора. Кышның һәр мизгеле мавыктыргыч һәм кабатланмас... Кыш ул – ел фасылы гына түгел, кыш ул – күңел халәте!

Абдуллина Диана 5 б сыйныфы 

Категория: Укучылар иҗаты | Добавил: Зульфия (10.04.2014) | Автор: зульфия E
Просмотров: 794 | Теги: кыш турында хикәя, Кыш җитте, табигать турында | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 12:01
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар