Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Укучылар иҗаты |
Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз... (Хикәя) Әтисе Гөлшатка курчак алып кайтты. Аның исеме – Айгөл.
Бүген ял көне. Гөлшатны бакчага илтмәделәр.Ул Айгөл белән уйный гына башлаган иде, күрше кызы Лена аны урамга уйнарга чакырды. Кыз, тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айгөлне бүлмәдә калдырды, чөнки Ленаның курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамнан кергәч, Гөлшат курчакны кулына алды. Кулга алуга: - Ән-нәү-ү,тимәү-ү! – дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды. - Әни, әнием, – дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гөлшат. – Айгөл минем белән уйнарга теләми... Әнисе, сынап, кызына карады.
Гөлшатка бик күңелсез булды. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде.”Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...” – дигән иде бит. Гөлшат курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды:
Айгөл әйтерсең шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күзләрен ачып җибәрде, Гөлшатка елмаеп куйган төсле булды. Хикәяне язучы: 5А сыйныфы укучысы Ромазанов Данил Николаевич | |
Просмотров: 696 | | |
Всего комментариев: 0 | |
Керү |
---|
Бүлек категорияләр | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
|
Эзләү |
---|
Музыка |
---|
Сораштыру |
---|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Файдалы сылтамалар |
---|