Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Укучылар иҗаты

газ куркынычсызлыгы сораулары буенча җаваплар

«Зәңгәр ягулык җылысы» бәйгесе

«Гаилә һәм мәктәп» журналы белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең уртак проекты.

Газ куркынычсызлыгы буенча викторина сорауларына җаваплар

Эшне башкаручы: Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр урта белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Галимуллина Диләрә Вазыйх кызы

Җитәкче: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Шәһәр тибындагы Кукмара поселогы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Зөлфия Марсил кызы

1.        Табадагы майга ут капты. Сез аны ничек сүндерер идегез?

Табадагы майга ут капкан очракта кичекмәстән газны, электроэнергия килүне туктатырга кирәк.  Табаның өстен капкач белән яки дымлы сөлге белән капларга кирәк. Кирәк булган очракта янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк.

 

 

 

Бел син, дустым, шуны онытма!

Газ белән шаярма!

Майлы табага ут капмасын дисәң,

Капкачын ябарга онытма!

 

2.        Газ чыгып, фатирда газ исе таралган булса, ут кабызырга яки сүндерергә ярыймы?

 

 

Әгәр беләсең килсә,

Хәвеф-хәтәр булмасын дисәң,

Газ исен сизсәң,

Сак бул, утны кабызма!

Тиз арада газовикларны, ярдәмгә чакыр!

 

Әгәр газ чыгып, фатирда газ исе таралса, ут кабызырга яки сүндерергә, шырпы яндырырга, электр приборлары белән кулланырга  һич ярамый. Хәтта телефоннан ярдәм чакырганда күршеләреңә кереп шалтыратырга кирәк.

3.        Төнлек  төтенне суырмаса, газ белән эшли торган суҗылыткычны кулланырга мөмкинме?

Суҗылыткычны урнаштыру

1. Газ белән эшли торган суҗылыткычны күбрәк кухняга урнаштыралар.

2. Суҗылыткычны  8 м3 дан да кечкенә булмаган бүлмәгә урнаштыралар.

3. Аппарат эшләгәндә бүлмәдә кислород кими. Шуңа күрә суҗылыткыч эшләгән вакытта һава керсен өчен бүлмәдә форточка ачык куела.

4. Суҗылыткычны төнлеккә төтенне яхшы суыра торган итеп һәм мөмкинлек булганда төнлеккә якынрак итеп урнаштыралар.

Төнлекнең төтенне суыруын шәм яндырып карап беләләр. Әгәр шәмдәге ялкын туп-туры янса, төнлек төтенне суырмый. Әгәр шәм ялкыны бераз авышыбрак янса, төнлек төтенне җитәрлек дәрәҗәдә суырмый, шуңа күрә суҗылыткычны тоташтырырга ярамый. Әгәр шәм ялкыны төнлек турысында сүнсә, төнлек төтенне яхшы суыра, курыкмыйча аппаратны тоташтырырга була.

Төнлек төтенне суырмаса суҗылыткычны эшләтү катгый тыела!!!

4.        Газ исе килгән очракта, нинди телефон номерын җыярга кирәк? 

 

    

Әй, дускаем, сиңа әйтәм,

Газовик булсын ярың.

Әгәр газ исен сизсәң,

04 кә тизрәк шалтырат!

 

 

5.        Фатирда газ исе килгәндә беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

Кичекмәстән газ приборлары белән куллануны туктатырга кирәк, прибордагы кранны ябарга.

                                          

Бинаны җилләтү өчен тәрәзәне яки форточканы ачарга кирәк.

Розеткадан телефон шнурын алырга кирәк.

 

Фатирдан барысын да чыгарыгыз, үзегез чыккач, ишекне нык итеп ябыгыз.

 

Газ хуҗалыгының авария хезмәтен 04 телефоны буенча чакырыгыз һәм аларны урамда көтегез.

 

 6.          Беренче  газ плитәсе кайчан  барлыкка килә?                                                                                                                                                  

 

17 гасыр ахыры 19 нчы гасыр башында газ промышленносте үсә башлый. Ташкүмердән алынган газны Европаның күп кенә илләрендә яктылык чыганагы итеп кулланалар. Ә 1925 елда Петербург урамнарында 3 меңнән артык газ фонарьлары, ә йортларда 10 мең газ плитәсе кулланыла башлый.  19 нчы гасыр ахырында электр җылыткыч белән эшләүче плитәләр дә уйлап табыла.

Газ плитәләре беренче буларак СССРда 30 нчы еллар башында, нигездә 1932 нче елда кулланыла башлый.  Беренче газ плитәсе Франциядә Россиягә караганда 100 ел элегрәк уйлап табыла.  Аны Парижда 1837 нче елда де Мерле уйлап таба. Ә икенче уйлап табучы – д`Эльснер 1848 нче елда аны камилләштерә. Ләкин иң камилләшкән газ плитәсен уйлап табучы булып 1857 нче елда Роже де Бовуар санала. Аның инструкциясе 1857 нче елның 23 маенда «Монд иллюстре» журналында басылып чыга һәм шул көн газ плитәсенең туган көне дип исәпләнә башлый.

7.         Сөрем газы белән агуланганда, беренче ярдәм ничек күрсәтелә?

 Сөрем газы белән агулану өчен бик аз күләмдәге доза да җитә. Сулый торган һавада 0,08% сөрем газы булса, баш авырта һәм тын кысыла башлый. Әгәр дә сөрем газы концентрациясе 0,32% ка җитсә, кеше параличлана һәм аңын югалта (якынча 30 минуттан үлә).

 

Сөрем газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү схемасы.

1. Сөрем газы белән агуланучыны кичекмәстән саф һавага алып чыгарга.

2. Әгәр аны саф һавага алып чыгу мөмкинлеге булмаса, форточканы, ишекне ачарга. Кирәк булган очракта тәрәзәне ватарга мөмкин.

 

3. Кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырырга.

4. Агуланган кешенең якаларын ычкындырырга, кысып торучы киемнәрен салдырырга.

 

5. Башына һәм күкрәгенә салкын сулы компресс яки бозлы шешә куярга.

 6. Чигәләрен уксус яки нашатыр спирты белән уарга.

7. Агуланучыга кайнар чәй яки кофе эчертергә (әгәр ул аңын югалтмаган булса). Содалы су (1 литр суга 1 аш кашыгы сода) бирергә мөмкин.

8. Әгәр агуланучы аңын югалткан булса, 5 минут саен нашатыр спирты иснәтеп торырга кирәк. Нашатырлы мамыкны борын очыннан ерак куймаска кирәк.

9. Әгәр сулыш алмаса, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясарга кирәк.

10. Агуланучы аңына килгәч, куе кайнар чәй эчертегез, 2-3 стакан чәй аның хәлен яхшыртачак.

Сөрем газы белән агуланучыга ярдәм күрсәткәндә үзеңне дә агуланудан сакларга кирәк. Агуланучыны тышка тизрәк алып чыгарга һәм борыныгызны чылатылган кулъяулык яки марля белән каплагыз.

Еш кына сөрем газы белән караучысыз калган балалар, йоклаган исерекләр һәм наркоманнар агулана.

 

Күп очракта сөрем газы белән агулану янгын вакытында да күзәтелә.

 

Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен газ белән эшләү кагыйдәләрен саклыйк.

 

 

 

Кеше гомере бер генә бит,

Кадерен белеп яшик!

Газ белән сак кыланып,

Гөрләшеп кенә яшик!

 

 

8.         Нинди газүткәргеч магистраль файдалануга тапшырылгач,  “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖга нигез салына? Ул кайсы елда була?

 

1955 нче елда «Минебаев— Казан» газүткәргеч магистраль файдалануга тапшырылгач «Газпром трансгаз Казан» (баштагы исеме — ҖЧҖ «Таттрансгаз») ҖЧҖга нигез салына.   СССР да сугыштан соң төзелгән һәм «Саратов — Мәскәү» һәм «Дашава — Киев — Мәскәү»дән кала Татарстанда беренче буларак озынлыгы буенча өченче газүткәргеч.

9.        Татарстан волейбол клубы ничек атала һәм аның президенты кем?

           

  Республика спорты флагманнарыннан берсе булган “Зенит-Казан” волейбол клубы – Татарстан горурлыгы. Аның даны еракларга таралган. Аның уңышларын –  Россия чемпионатыннан Европа Лигасы чемпионатына кадәр – санап бетергесез. Соңгы еллардагы уңышлары ҖЧҖ «Газпром трансгаз Казан»ның  генераль директоры Рәфкать Кантюков исеме белән бәйле.

2000 нче елның 13 маенда оешкан клуб 2004 нче елга кадәр “Динамо” исеме белән йөри. Ул елларда команда Россия чемпионатында бронза медале белән бүләкләнә. Команда бу җиңү белән генә чикләнми. Тагы да югарырак менү өчен яңа импульс кирәклеген аңлый.  Өч фронтта – ЕКВ кубогы, чемпионатта һәм Россия кубогында катнашу өчен командага  төпле  генераль партнер кирәк була. Менә шулвакытта ҖЧҖ «Таттрансгаз» варианты табыла. Һәм “Динамо” клубы яңа спонсорлы була. 2004 нче елдан Татарстан волейбол клубының президенты итеп Рәфкать Кантюков куела, исемен дә «Динамо-Таттрансгаз» дип үзгәртә. Ләкин ул вакытта күп кенә Россия спорт клублары “Динамо” исемен йөртә. Яңа җитәкче килгәч, яңа исем кирәк була. Озак бәхәсләрдән соң,  “Зенит-Казан” исемен сайлыйлар. Зенит – нәрсәнең дә булса югары ноктасы, чәчәк атуы, югары осталык дигәнне аңлата.  "Зенит-Казан" волейбол командасының  төп тренеры  Владимир Алекно һәм клуб спортсменнары тырышлыгы белән 2014 нче елда Россия Чемпионатында команда җиңүгә ирешә. Афәрин! Безнекеләр булдыралар!

Кул чабыгыз, алкышлагыз,

“Зенит-Казан”га килгәч.

Менә ничек рәхәт икән,

Бергәләп җан атуы.

10.     Газ куркынычсызлыгы хакында өч әйтем уйлап языгыз.

1. Газ – җылылык, газ – рәхәтлек.

2. Сакланганны саклармын дип,

Ходай белми әйтмәгән.

Газ белән уйнап-шаярып,

Якыннарга кайгы китермик!

3. Яшәү яме булган Газ

Бәхетсезлек китермәсен.

 

 

 

Категория: Укучылар иҗаты | Добавил: Зульфия (10.10.2014) | Автор: зульфия E
Просмотров: 1881 | Теги: газ, газ куркынычсызлыгы, газ куркынычсызлыгы сорауларга җава | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 14:15
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар