Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Конференцияләр

Тырышлык бәхет китерер
Международная научно-практическая конференция
“В мире науки”

Секция: краеведение

Тырышлык бәхет китерер

Исследовательская работа

Работу выполнила: Галимуллина Диляра, 9 класс,
муниципальное казенное общеобразовательное учреждение
средняя общеобразовательная школа дер. Старый Пинигерь
Вятскополянского района Кировской области
Научный руководитель: Галимуллина Зульфия Марсилевна, учитель родного языка и литературы муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кукморская средняя школа № 4”Кукморского муниципального района РТ

Кукмор 2019
Эчтәлек:
Кереш 3 бит
I бүлек. Эшнең максаты һәм бурычлары 3 бит
II бүлек.Эзләнү эшен үткәрү методикасы 4 бит
III бүлек.Эшнең фәнни (теоретик) өлеше 4-6 бит
IV бүлек. Йомгаклау 6-7 бит
Әдәбият исемлеге 8 бит

Кереш
Урта мәктәптә кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайлау, киләчәктә хезмәт юлына юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк.
Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр бездә: "Мәктәпне тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар тудырды.
I бүлек
Эшемнең максаты һәм бурычлары
Зур Кукмара авылы халкы элек-электән үзенең итекчеләре, балта осталары, гомумән, эшкә батыр ир-егетләре белән данлыклы. Авылның Тимер юл урамында яшәүче Марсил бабам Минһаҗевны да Ходай Тәгалә бар яктан да оста итеп яраткан. Җитмеш кенә түгел, җитмеш бер төрле һөнәр иясе ул. Чыннан да, Марсил бабамның алтын куллы булуына карап, без оныклары сокланабыз, горурланабыз.
Әлеге хезмәтемнең максаты – бабаемның бар яктан булганлыгы, күп төрле һөнәр иясе булуы белән таныштыру.
Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен, тырыш, уңган, башлаган эшне ахырына җиткерә белә торган, түземле, сабыр, булдыклы булырга кирәктер, минемчә.
Хезмәтемнең эзлеклелеге һәм нәтиҗәлелеге өчен бурычлар билгеләнде:
 Марсил бабамның тормыш юлын барлау;
 Ни өчен электрик һөнәрен сайлавын белешеп ачыклау;
 Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклек турында сөйләшү;
 Гаилә архивында сакланган фотоларга күзәтү ясау.

II бүлек
Эзләнү эшен үткәрү методикасы
Бу эшне, эзләнү методын кулланып, җитәкчем Галимуллина Зөлфия Марсил кызы ярдәмендә башкардым. Эзләнү эшебезне Марсил бабаемның тормыш юлын барлаудан башладык. Ни өчен электрик һөнәрен сайлавын белешеп ачыкладык. Лаеклы ялга чыгып та, бүгендә тырышып көн күреп яшәүче бабамның эшчәнлеге белән таныштык. Әлеге һөнәрләргә ия булу өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклек турында сөйләштек.
Кызыклы белешмәләр туплау өчен, Зур Кукмара авылында яшәүче Марсил бабам белән очрашып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Гаилә архивында сакланган фотоларга күзәтү ясадык.
III бүлек
Эшнең фәнни (теоретик) өлеше
Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә – хезмәт.
Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.
Минһаҗев Марсил Хәсән улына (әниемнең әтисенә), электрик булып киткәнче, урау юллар үтәргә туры килә. Ул, 1966 нчы елда 8 нче сыйныфны тәмамлап, Кукмара районының XXI партсъезд исемендәге колхозында сөт машинасында грузчик булып эшли башлый. Шул елның ахырында колхоз рәисе, Марсил бабамның тырыш хезмәтен күреп, аның авырлыкларга бирешмәгәнен аңлап, ферма мөдире итеп билгели. Билгеле, эшне башлап җибәрүе бик авыр була. Тик сабыр холыклы Марсил бабам үзенең тырышлыгы, хезмәттән тәм табып эшләве нәтиҗәсендә күп кенә авырлыкларны җиңеп чыга. Шул сәбәпле аны колхозның идарә (управление) әгъзасы итеп тә сайлыйлар.
Электр белән җенләнгән Марсил бабамның ут серләренә ныграк төшенәсе килүе җиңә. 1967 нче елның март аенда ул Алабуга шәһәренә электрик һөнәрен үзләштерергә китә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, туган ягына кайтып, СМО-3 кә үз һөнәре буенча белгеч буларак эшкә урнаша. Татарстанның күп кенә районнарында яңа төр электр (югары көчәнешле электролиния) кертәләр. Үзләренең трестларында яхшы эшләп, I урын алган өчен, бригаданың күп кенә кешеләренә ,,За доблестный труд” дигән медальләр бирәләр. Алар арасында Марсил бабам да була. Аңа ул вакытта нибары 18 яшь була. Бу хезмәт урынында ул 1972 нче елга кадәр эшли. Әзрәк акча эшләү нияте белән ул шул елны, Киров, Пермь, Удмуртия өлкәләрен электрлы итү өчен, эшкә чыгып китә.
Чит җирләрдә озак эшләргә туры килми. Эшен җиренә җиткереп башкаручы, куйган максатына ирешүче останы, Кукмарада Сельхозэнергия оешмасы ачылгач, Киров өлкәсендә эшләгән җиреннән чакыртып кайтарталар. Аңа курсантларга электр һөнәрен практик яктан өйрәтү эше йөкләнә. Үз эшенә бик җаваплы караган Марсил бабам, җитәкчеләрнең йөзенә кызыллык китерми: курсантлар барысы да электр һөнәрен яхшы үзләштерәләр.
1973-1975 нче елларда Казан шәһәрендәге ,,Пишмаш” (соңрак ,,Терминал”) заводында электрик булып эшли. Башлаган эшен ахырына җиткерә белүче буларак, аны 1975 елда Кукмарада Пишмаш заводының филиалына эшкә чакыралар. Шул көннән башлап, Марсил бабам 2001 нче елга кадәр туган ягында эшли башлый. Буш вакытларында күрше-тирәгә, якын-белешләренә яктылык та өләшергә вакыт таба. Кайсы гына өйгә кермик, ул сузган ут чыбыкларын күреп, балалары, без-оныклары горурланабыз.
Билгеле, хәзер Марсил бабам лаеклы ялда. Тик әлегә бабаем тик утыруның ни икәнен белми. Түр бакчасына чыксаң, умарта кортларының эшлекле кыяфәт белән безелдәүләре каршы ала, тирә-юньгә хуш исле шифалы бал исе аңкуы бу хуҗаның тырышлыгын, таләпчәнлеген, кече күңелле булуын күрсәтә. Бит умарта кортлары – чисталыкны, тәртипне яратучы бөҗәкләр. Бабаем авылда бакчачы һәм умартачы буларак та дан тота. Күршеләрне, туганнарны һәрчак бал һәм алмалар белән сыйлый. Безне - үзенең балаларын һәм оныкларын да юмарт, итагатьле итеп үстерә.
Ә инде ишегалдына атласаң, анда, бер-бер артлы тезелеп, үз хуҗаларын көтеп торучы итек басу машиналары каршылый. Электр моторына көйләнгән бу итек “сандыгына” алтын куллы остага заказ бирүчеләр төбәгебездән генә түгел, күрше районнардан, хәтта чит регионнардан да киләләр.
Авылда бабаеның кул һәм күңел җылысы сеңмәгән йорт калмагандыр. Кайсының тәрәзә пыяласы, кайсының рамнары, кайберәүләрнең тәрәзә йөзлекләре, ишекләре – минем бабаемның иҗат җимеше. Ә инде өйгә аяк басуга, үз эшеннән тәм табып эшләүче хуҗаның үз куллары белән күңел җылысын салып ясаган мебельләре каршы ала.
Марсил бабамның тагы бер һөнәре турында бәян итәсем килә. Шәригать кануннарын төгәл үтәп, биш вакыт намазын калдырмыйча яшәүче сабыр холыклы хаҗи бабам, төсле чыбыкларны вак-вак итеп кисеп, шамаиллар, картиналар ясый. Ул тудырган сәнгать әсәрләрен күргәч, сокланудан беравык телсез дә каласың. Бирсә дә бирер икән Ходай бабама сабырлык, түземлелек. Ә инде кул җылысы белән йөрәк җылысын кушып эшләгән эшләрен ул, туганнарына, якыннарына бүләк итеп, аларны да сөендерә. Әле төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга да лаек була.
Мин тугач, бабаем миңа күпләр көнләшерлек бишек һәм балалар урындыгы да ясап бүләк итте. Рәхмәт аңа!
Язма эшемә өстәп шуны әйтәсем килә: бабаем оныкларына үзенең һөнәрләрен өйрәтеп калырга ашыга. Кунакка килгән вакытларда да, бергәләп агач кисәкләреннән уенчыклар ясыйбыз, хезмәттән тәм-ямь табарга өйрәнәбез. Әле күптән түгел генә бабам белән бергә мунча эскәмияләре ясадык. Бу эш минем күңелемә искиткеч ләззәт бирде.
IV бүлек
Йомгаклау
Марсил бабамның тыйнак кына, әмма бар яктан да булдырып яшәвенә тагын бер кат сокланып, туган авылыма юл алдым. Халык телендә кулланыла торган “Тырышлык бәхет китерер”, дигән мәкальнең асылына тагын бер кат төшендем.
Нинди генә эшкә тотынса да, тырыш, уңган, башлаган эшен ахырына җиткерә белә торган, түземле, сабыр, булдыклы икән бит минем бабаем.
Бәхетле булып, матур яшәү өчен, тырышып хезмәт итәргә, һөнәрле булырга кирәк! Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш кил¬гән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без на¬муслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. “Тырышкан табар, ташка кадак ка¬гар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә.
Бабаемның сүзләре мине рухландырып тора: “Һөнәрле булыгыз, авырлыктан курыкмагыз, эш яратыгыз, иң бәхетле кеше булырсыз!”
Шуны истә тотарга кирәк: сайлаган һөнәр ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Фәнни эшемне күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның сүзләре белән йомгакларга телим:“Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”.

V бүлек
Кулланылган материал:
1. Минһаҗев Марсил Хәсән улының фотографияләре;
2. Насыйри К. ”Тәрбия китабы”
3. Низамов А.М. Бүгенге мәктәп: укучыларны һөнәри эшчәнлеккә әзерләү “Мәгариф” нәшрияты2009
4. Нургалиева Л. “Җитмеш бер һөнәр иясе” “Хезмәт даны” газетасы, №150-151 (9130), 14 нче декабрь, 2007 ел.

Источник: http://конференция диляра
Категория: Конференцияләр | Добавил: Zulfia1976galimullina (21.12.2021) | Автор: Зульфия E
Просмотров: 149 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 12:01
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар