Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Конференцияләр

Өчпочмаклы солдат хатлары
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе”


“Кеше һәм Фән”
Ш.М.Әхмәтшин исемендәге укучыларның һәм укытучыларның регионара фәнни-гамәли конференциясе

Vсекция – Төрле халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган
Юнәлеш: туган телләр

Сугышның тетрәндергеч авазы...
Закиров Ильмир Радик улы
Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбенең
9 нчы Б сыйныфы укучысы
Җитәкче:
Галимуллина Зөлфия Марсиль кызы,
туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Кукмара 3 нче номерлы урта мәктәбе

2021
Эчтәлек
Кереш 3 бит
I бүлек. Эшнең максаты һәм бурычлары 3-4 бит
II бүлек.Эзләнү эшен үткәрү методикасы 4 бит
III бүлек.Эшнең фәнни (теоретик) өлеше 4-7 бит
IV бүлек.Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау 7-8 бит
V бүлек. Йомгаклау 8 бит
Кулланылган әдәбият 9 бит
Кушымта 10-13 бит


Кереш
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасы – “Сугышның тетрәндергеч авазы...”
Бу тема мине кызыксындырды. Солдат язган хатлар… Ут эченә солдатка килгән хатлар… Алар – сугыш елларының тере шаһитлары. Аларда кеше күңеленең иң саф, иң ихлас яклары чагылган. Аларда кеше язмышларының тарихы.
Бөек Җиңүне яулаганга 75 ел тулды. Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Үзенең тарихын белмәгән кеше киләчәге турында уйланмый.
Шул уңайдан Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туып үскән, сугыш кырларында башын салган, әбиемнең абыйсы Мозафар Мөхәммәтҗановның фронттан килгән хатларын өйрәнергә булдым. Ул кайларда сугышкан? Туган илебезне фашистлардан азат итү өчен үзеннән нинди өлеш керткән? Сорау сорауны тудыра. Шуларга җавап табасым килде. Җитәкчем ярдәме белән тикшеренү эшләре алып бардым. Бу хезмәтемдә шуны яктыртырга тырыштым. Әлеге хезмәтемдә Аман-Ошторма авылында туып үскән туганымның хаты турында тулы язма һәм аларның фоторәсемнәре бирелде.
Бу фәнни-тикшеренү эше үз көчемә ышаныч тудырды, иҗади мөмкинлекләремне ачарга ярдәм итте.
I бүлек
Эшемнең максаты һәм бурычлары
Фәнни-тикшеренү эшебезнең максаты: фронттан килгән хатларны – сугыш елы шаһитларын тикшерү һәм дусларыма, сыйныфташларыма җиткерү.
Хезмәтемнең эзлеклелеге һәм нәтиҗәлелеге өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Бөек Ватан сугышы чорында хатларның әһәмиятен билгеләү;
- фронттан кайткан хатларны тикшерү һәм аларга карата үз мөнәсәбәтебезне ачыклау;
- туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.
Тикшеренү эшемнең объекты – нәселем, сугышта һәлак булган абыем, ә предметы – абыемның сугыштан гаиләсенә язган хатлары.

II бүлек
Эзләнү эшен үткәрү методикасы
Фәнни-эзләнү эшен җитәкчем Галимуллина Зөлфия Марсиль кызы кул астында эзләнү методын кулланып башкардым. Тикшеренү эшен алып барганда мин түбәндәге алымнарны кулландым:
Эзләнү эшебезне гаилә альбомындагы фотоларны барлаудан башладык;
Фронттан килгән хатларны өйрәндек;
Хәтер китабының 14 нче томындагы язма белән таныштык;
Интернет челтәреннән абыем турындагы белешмәне эзләп таптык;
Әбием сөйләп калдырган истәлекләрне барладык;
Әнием сөйләгәннәрне тыңлап, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык.

III бүлек
Эшнең фәнни (теоретик) өлеше
Фронт хатларын әгәр бергә җыйсаң,
Торыр иде мең-мең томнардан.
Булыр иде бәлки хаталары,
Булмас иде әмма бер ялган.
Ул хатларда егет хыяллары,
Тере сүзе, тере сөйләше,
Әниләрнең көне-төне укып,
Өмет булып тамган күз яше.
Риф Мифтахов
Хатлар... Өчпочмаклы сол¬дат хатлары. Аларда сугышның тетрәндергеч авазы...
Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көткән аларны...
Кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, Туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы – барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендереп алган шәһәрләр һәм авыллар турында сөйләнә. Солдат язып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмакка төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә. Бу хатлар – истәлекле, әдәби кыйммәткә ия хатлар...
Солдат хатлары, гадәттә, гади карандаш белән язылганнар, күбесе, еллар үтү белән, танымаслык хәлгә килгән. Бу хатларның тагы бер кимчелеге: аларның күбесе гарәп хәрефләре яисә яңалиф белән язылганнар. Бик күп хатлар вак, хәтта чамадан тыш вак хәрефләр белән төрле кәгазьләргә язылган.
Минем кулымда әбиемнең абыйсы Мозафар абыебызның хатлары.
Хатның эчтәлеген аңлау, хатны уку бик авыр булды, чөнки хатлар бик таушалган, каләм белән язылганнарының хәрефләре җуелган, кайбер урыннары бөтенләй өзелгән. Хатлар гарәп, латин һәм кириллица белән язылган. Бу язмаларны укыганда зур дулкынлану кичердем. Алар үткән дәһшәтле сугыш елларын күз алдына китерә, тарихны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өнди.
Хатларның эчтәлеге белән танышкач, шул аңлашылды: хат авторы үзенең бар¬лык якыннарына, берсен дә читтә калдырмаска тырышып, сәлам юллый. Билгеле, аларның кош теледәй генә хәбәрләрен, күпме кеше тилмереп көтеп торган бит.
Мозафар абыемның беренче хатының эчтәлеге түбәндәгечә:
Сагынычлы сәлам хатым язылды 1942 ел 9/2.
Исәнмесез, туган илләрдә яшәүче якын иптәшем Гамилә һәм сөекле улым. Шулай ук сеңелем Сәлимә. Сезгә үземнең тарафтан булган дөньяда тиңдәшсез сәламнәремне Мурман тарафыннан искән әче җилләр белән шушы кәгазь өстенә язып озатам. Үзем язган җирдә, ай, шушы хат урынына үзебез кайтырга булса иде дип. Сезне сагынганда чыдамсыз хәлдә калам. Шулай ук әниләрнең барчасына – бабай-әниләрнең барчасына һәм кардәш-ыруларның, күрше- күләннәрнең барчасына аермачык күп сәлам язып, шулай ук сагынып сезнең бар хәлегезне белергә интегеп калам. Сәлам шуның белән тәмам.
Инде килсәк безнең тормыш якларына – әлегә ярый. Бик исән-сау гомер кичерәбез. Ул тарафтан сезне дә сәламәт дип беләм. Күргән төш буенча гына ачыктан-ачык түгел. Чөнки үзегездән хат алмаганыма хәзер айдан артты. Нигәдер хатыгыз бик авырдан килә инде. Ачуланып язарга исәп юк. Ну бу арада үземнең хәлем бик яман булгандыр. Минем өчен башкаларның исе китмәгәндер. Шунлыктан хат салмаганнардыр дип. Бусын гафу иттем инде, моны алсагыз хатны озак китәрлек итеп салмагыз. Үзегезнең хәлләрне генә булса да язып сәламәтлегегезне генә булса да язып салыгыз. Әле исән чагында береңнең хатын берең алып, үз кулы белән язган язуын укуы үзе бик зур истәлек бит. Эшләр озакка китте. Без дигәнчә булмады. Исән-сау күрешү турында бернәрсә уйлый алырлык түгел. Шуларны уйлап бүгенге көндә бөтенләй уйламаган сәгатьтә хат язып салам. Сезгә шулай булырга тиеш инде. Монарчы ач-ялангачлык күрмәдек. Тормышта сезне сагынудан башка бернинди кыенлык күрмәдек. Шулай итеп, 8 число (?) гомерне тыныч кына кичерсәк тә, монын пары (?) язган сугышның очы-кырые турында берни мәгълүм түгел. Әллә янадан 16 число булачак. Ул әгәр шушы хәлдә булса, үзең беләсең. Безгә дә көрәшкә көн җитәр инде. Булган яналыкларны язып, күп итеп хат языгыз. Мин үземнең сүземне шунын белән тәмам итәм. Аерым язарга хәбәрләрем юк. Хушыгыз. Исәнлектә күрешергә язсын.
Мозафар абыемның икенче хаты.
Сагынычлы сәлам язылды 19.02.42 ел.
Сезнең ерак илләрдә хезмәт итүче улыгыз Мозафардан. Газиз әнкәй белән абзыйга сагынып, саргаеп бик күп сәлам, шулай ук сөекле иптәшем Гамилә белән улым Хәлим һәм бер күрергә насыйп булмаган кызыма. Сәламнәремне сезнең тарафларга язып, шулай ук барлык булган туганнарга да тапшырыгыз. Бик күптин-күп сәлам шулай ук бабай белән әбигә һәм Габделхакка. Бик күптин-күп сәлам шулай ук әби белән Габдуллага. Күп сәлам шулай ук булган кардәшләргә, күрше-күләннәргә. Шулай ук сеңелем Сәлимәгә. Сәлам шуның белән тәмам.
Инде безнең тормыш якларына килсәк, хәзергә, Аллага шөкер. Бик исән-сау гомер кичерәбез ул тарафтан. Сезне дә сәламәт дип беләбез. Мәгълүм булсын: үзегездән ике хат алдым. Укыдым. Бар да мәгълүм булды. Бик яхшы язылган. Менә шулай итеп хат язарга кеше эзләмәгез. Сәлимә дә бик ару яза. Без дә әүвәлгечә. Әле аерым язарлык яңа хәбәрләр юк. Барлык иптәшләр бергә, бик ару гына ятабыз. Мондагы һаваның хәлләре: көн бездәгечә озынлыкта, 8-9 сәгать. Шулай ук яз килеше сездәгечә. Кыш көне дә шулай. Артык салкын күрмәдек. Ике көн генә 40 градус салкын булды, шуннан сон 30-35 градус, аннан артмады. Монда торган кешеләр (ничәнче число икәнен мин белмим, ашалган) числодан төн бетәргә тиеш, диләр. Шунын белән үземнең турында тәмам. Бу хатымны алу белән тиздән хат языгыз. Колхоз күпме икмәк бирде? Сыер бозауладымы? Ягарга утыныгыз җиттеме? Салган акчамны алдыгызмы? (?) Язгы чәчүлек ничек? Барсын әйбәтләп языгыз. Күрше- тирәләр ничек? Яз көннәре җитәдер инде? Барын әйтеп хат язып салыгыз.
( Хатлар үзгәртелмичә бирелде, ә өченчесен бөтенләй укый алмадык)
Кызганычка каршы, абыебыздан башка хат килмәгән.
IV бүлек
Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау
Без абыебыз турында мәгълүмат туплар өчен, Интернет челтәре аша эзләнү эшләре алып бардык һәм түбәндәге мәгълүматны таптык.
Мозафар Мөхәммәтҗанов 1912 нче елда Аман-Ошторма авылында туа. Сугышка 1942 нче елда алына. Мурманск өлкәсендә барган сугышларда кызылармеец булып катнаша. 1943 нче елда каты сугышлар вакытында батырларча һәлак була. Кызганычка каршы, абыебыз турында башка мәгълүматлар сакланмаган, истәлеккә дип фотосы да калмаган. Әлеге хатлар – безнең абыебыз белән тоташтырып торучы бердәнбер ядкарь. Мозафар абыем белән мин горурланам. Киләчәктә абыем кебек батыр буласым килә.
V бүлек
Йомгаклау
Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырды, бәхеттән мәхрүм итте. Шулай булуга карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.
Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә!
Бу эшем үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белергә кирәклегенә төшендерде, һәркемдә үзенең туган ягы, гаиләсе, халкы тарихларына карата кызыксыну уятты.
Абыемның фронт хатлары тарихын өйрәнү киләчәктә иманлы яшәүгә өмет уята.
Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелебездә мәңге яшәр.

Кулланылган әдәбият
1. Гаилә альбомы.
2. Мозафар Мөхәммәтҗановның фронттан килгән хатлары.
3. Интернет ресурслар.
4. Хәтер китабы, Татарстан Республикасы, Казан, 14 нче том, - 436 нчы бит.

Кушымта 1
Әбиемнең абыйсы Мозафар Мөхәммәтҗановның хатлары








Кушымта 2
Мозафар Мөхәммәтҗанов турында Интернет челтәреннән тапкан белешмә

Источник: http://конференция
Категория: Конференцияләр | Добавил: Zulfia1976galimullina (21.12.2021) | Автор: Зульфия E
Просмотров: 212 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 11:15
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар