Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Конференцияләр

Аэростатчы дәү әбием
Министерство образования и науки
Республики Татарстан

РЕСПУБЛИКАНСКАЯ
научно-практическая конференция
«Молодежь в научном поиске» -
«Яшьләр фәнни эзләнүдә»

Секция: родная (татарская) литература

Аэростатчы дәү әбием

Гиниятова Дина Радиковна
МБОУ “Кукморская средняя школа №4”
Кукморского муниципального района
Республики Татарстан
6 А класс
Научный руководитель:
Галимуллина Зульфия Марсилевна,
учитель родного языка и литературы

Набережные Челны

2020
Эчтәлек

Кереш 3 бит
I бүлек. Эшнең максаты һәм бурычлары 3-4 бит
Эзләнү эшен үткәрү методикасы 4 бит
II бүлек.Эшнең фәнни (теоретик) өлеше 4-10 бит
III бүлек.Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау 10 бит
Йомгаклау 10-11 бит
Әдәбият исемлеге 12 бит
Кушымта 13-15 бит



Кереш
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасы – ,,Аэростатчы дәү әбием”. Бу тема мине кызыксындырды. 2020 нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел була. Шул уңайдан Кукмара районы Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны – дәү әбиемнең сугышта күрсәткән батырлыклары турында өйрәнергә булдым. Ул кайларда сугышкан? Туган илебезне фашистлардан азат итү өчен үзеннән нинди өлеш керткән? Нинди бүләкләргә ия булган? Сорау сорауны тудыра. Шуларга җавап табасым килде. Җитәкчем ярдәме белән тикшеренү эшләре алып бардым. Бу хезмәтемдә шуны яктыртырга тырыштым. Әлеге хезмәтемдә Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны турында тулы язма һәм аларның фоторәсемнәре бирелде.
Туган якның – Өлге авылының үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү, аның данлыклы көрәшчеләре турындагы мәкаләләр белән танышу, исән ветераннар белән сугыш хәлләрен сөйләшү кызыклы да, гыйбрәтле дә. Бу – минем тормышка, халкымның, якташларымның, туганнарымның һәм, ниһаять, үз буынымның да язмышына карата кызыксыну уятты. Һәр нәрсәгә үз карашым барлыкка килде. Бу фәнни-тикшеренү эше үз көчемә ышаныч тудырды, иҗади мөмкинлекләремне ачарга ярдәм итте.
Фәнни-тикшеренү эшемнең төп объекты – дәү әбием һәм аның гаиләсе, предметы – Бөек Ватан сугышында дәү әбиемнең илне саклауга керткән өлеше, әби-бабаларның язмышы.
I бүлек. Эшемнең максаты һәм бурычлары
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диелә халкыбыз мәкалендә. Авылымның үткәне һәм бүгенгесенә күз салу, аларны чагыштырып карау, сугыш ветераннары, шул исәптән, нәселебездәге каһарманнар турында өйрәнү, һичнәрсәне тарих тузаны астында югалтып калдырмау, үзем өйрәнеп, сыйныфташларымны да таныштыру максаты белән “Аэростатчы дәү әбием” дигән темага тукталдым.
Хезмәтемнең эзлеклелеге һәм нәтиҗәлелеге өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Өлге авылында яшәүче дәү әбиемнең сугышта күргәннәрен сорашып белешү;
- Гаилә альбомында сакланган фотоларга күзәтү ясау;
- 2018 нче елда “Туган җир”, 2020 нче елда “Халкым минем” телевизион тапшыруында күрсәтелгән видеоларны карау;
- Газеталарда басылган мәкаләләр белән танышу.
Эзләнү эшен үткәрү методикасы
Фәнни-эзләнү эшен җитәкчем Галимуллина Зөлфия Марсиль кызы кул астында эзләнү методын кулланып башкардым. Эзләнү эшебезне гаилә альбомындагы фотоларны, “Моя газета” һәм район газеталарында басылып чыккан мәкаләләрне барлаудан башладык. 2018 нче елда “Туган җир”, 2020 нче елда “Халкым минем” телевизион тапшыруларында күрсәтелгән видеоларны карау.
Дәү әбиемнән интервью алып, үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык.
II бүлек. Эшнең фәнни (теоретик) өлеше
9 май – Бөек Ватан сугышының Җиңү бәйрәме.
Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Үткәнебез нинди булган? Тарихта нинди вакыйгалар булган? Кукмара районы Өлге авылында да тарих белән бәйле кызыклы вакыйгалар, тарих битләрендә үзләренең батырлыклары белән таң калдырган кешеләр бар. Алар – Ватан алдындагы бурычларын гомерләре бәрабәренә үз-үзләрен аямыйча үтәп, илебезне фашист илбасарларыннан коткарган батыр сугышчыларыбыз. Алар турында без беләбезме? Шул максаттан туганнарым, дәү әбием белән сөйләштек.
– Дәү әбием, сугыш башланганны хәтерлисеңме? – дип сүз башладым.
– Ничек кенә әле. Аны оныту мөмкин түгел. Авыл советы янында радио эшләп тора иде. Менә бервакыт сугыш башланганын хәбәр иттеләр. Бар кеше елый башлады... Мин ул вакытта 7 нче сыйныфны тәмамлаган идем. Гаиләдә без җиде бала, ә мин икенчесе идем. Тиздән сугышка авылдагы ир-атларны ала башладылар. Хәтта кайбер өйдән ике-өч кешене берьюлы алып китә иделәр. Әле дә күз алдымда: фронтка китүчеләрне авыл капкасына кадәр озата барулар, аларны елап озатулар... Ир-атлар сугышка киткәч, аларны яшьләр, бала-чагалар, карт-корылар алмаштырды, – дип сөйли дәү әбием.
1923 нче елда дөньяга килеп, сугыш башланасы елга, гап-гади авыл кызы булып үсеп җиткән кызга, үҗәтлеге, әйтәсе сүзен кистереп әйтә белгәне өчен микән, башлаган эшен ахырына кадәр зур осталык белән эшли алганы өченме, колхозда бригадир вазыйфасын ышанып тапшыралар. Унсигез яшьлек кызга үзеннән күпкә олырак колхозчыларны тыңлата белү, бригадасын алдынгылар рәтеннән төшермәү җиңелләрдән булмагандыр. Әмма сынауларның иң зурлары алда көтеп торган икән шул. Бар дөньяны тетрәндереп, явыз Гитлер гаскәре, СССР чиген үтеп, сугыш башлый.
Сугыш башланып, әле сугышка алынганчыга кадәр, күп авырлыклар күрергә насыйп була дәү әбиемә. Кыз бала дип тормыйлар, Сабага урман кисәргә җибәрәләр, Тәтешкә окоп казырга китүчеләр исемлегенә дә иң беренчеләрдән, шактый олы яшьтәге Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан әтисе белән икесенең фамилиясен язып куялар. “Чатнама суыклар, үзебез ач, өстә алама киемнәр. Туң җирне ломнар белән вата идек”, - дип искә ала дәү әбием.
Ике ай ярым суыкта, ач карынга, авыр эштә эшләп, үзе дә нык талчыккан кызның әтисе күтәрәмгә кала. Кайтырга рөхсәт булгач, ничек итсә итә дәү әбием, авыр агач чана табып, шуңа әтисен төреп сала да, Тәтештән Казанга җәяүләп кайтыр юлга кузгала. 150 чакрым тирәсе кар күмгән юлдан, авыр йөк өстерәп, юлда очраган авыллардан ашарга теләнеп, бик авырлык белән үтә кыз. Шулай да Казанга, Казаннан товар поезды белән көч-хәл белән Кукмарага кайтарып җиткерә ул әтисен. Аны Кукмарадагы туганнарында калдырып, тагын җәяүләп, авылга кайтып, әнисе пешергән кысыр ашны ашап, ял итәргә яткан кыздан да бәхетлерәк кеше булмагандыр ул чакта. Инде барлык авырлыклар артта калды, менә ул, ниһаять, үз өендә! Арыган, туңган гәүдәсен җылы мичкә терәп, әнисенең нидер эшләп, идән шыгырдатып йөрүенә, рәхәт изрәп йоклап та китә. Авылда, үз өеңдә, якын кешеләрең янында ничек рәхәт икән бит! Аллаһ боерса, бар да яхшы булыр. Тәтеш белән Казан арасындагы юл газабы артта калды, бүтән кабатланмас, шөкер! Тик әле күрәсе газаплар моның белән генә бетмәгән икән шул...
Болай да кечкенә генә гәүдәле кыз, ачлы-туклы яшәү сәбәпле, тагын да кечкенәрәк булып калгандыр, күрәсең, 1942 нче елда военкоматка чакырылгач, сугышка алынасына ышанмый да: “Гәүдәм бик кечкенә, миңа автомат ышанып тапшырмаслар”, – дип уйлый ул ат арбасыннан аякларын асылындырып, бәс сарган агачларга, кар каплаган тау битләренә сокланып барганда. Үзе шикелле үк кечкенә гәүдәле дус кызы Сәрби белән шаярышып баралар. Арбада алардан кала тагын ике кыз була. Әсма белән Нәсимә боларга караганда гәүдәлерәк, шуңа күрә алар Сәрби белән Хәтирәнең сүзләренә колак салып, үзләренең тиздән сугышка китәчәкләрен аңлап, шомланып баралар. Тик бу кызлар военкоматтан кояш кебек балкып чыгалар. Сәламәтлекләрендә тайпылыш булгандыр күрәсең, аларны алмыйлар. (Соңрак аларны да фронтка алалар). “Өченче булып Сәрби кереп китте. Аның иртәгә сугышка китәчәген белгәч, каушап калдым. Куркып кына эчкә үтеп, комиссия узгач, үземнең дә сугышка китәчәгем билгеле булды, – дип искә ала дәү әбием. – Ат арбасында елашып кайттык. Хәзер инде безне Әсма белән Нәсимә юата. Сугыш күргән кешемени без... Исән-сау кайта алырбызмы? Әти-әниләр ничек чыдар? Автоматны тотып караган түгел, күргән дә юк бит безнең дип, кайгырыштык инде”, – дип, күз яшьләрен эчкә йотып тынып калды ветеран.
Шулай итеп авылдашы Сәрби апа белән бергә сугышка чыгып китәргә туры килә аңа. Арчада комиссия үткәч, туп-туры Мәскәүгә озаталар аларны. “Ут эченә керәсебезгә үзебез дә ышанып җитмәдек. Үзебез белән кружка, калак, сухари алып, юлга чыгып киттек. Юлда өйдән алган ризыклар бетте, ачлыктан шешенә башладык. Берзаман бомбалар шартлавы, снарядлар чыелдавы ишетелде”, – дип сөйләвеннән туктады дәү әбием. Аларны Мәскәүдә радистлыкка өйрәтәләр, аннан Химки шәһәренә хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр. Иске гимнастеркалар, сухпаек бирәләр. Авыл кызлары бер авыз сүз русча белмиләр. Алар болай уйлый: иске киемнәр биргәннәр икән, димәк, без сугышка яраксыз, өйгә кайтып китсәк тә була. Шулай итеп көн дә вокзалга киләләр кызлар, янәсе, нинди дә булса вагонга утырып, кайтып китү уйларында. Ләкин аларны вагоннар янына якын да китермиләр. Тик өч көн үткәч, вагоннарга утыртып, каядыр алып китәләр.
19 яшьлек кыз балага бар нәрсә чит-ят булып тоела: автомат тотып, дошманга каршы бара алырлык көч сизми ул вакытта кыз үзендә. Бары тик күңеле тулы сагыш, сагыну...
Казарманың буйларына
Винтомкамны сөядем.
Туган-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем? – дип шигъри юллар белән өенә хат аша хат юллый.
Көн саен, таң атканда, кояшка карап: “И Ходаем, коткарсаң иде, мине моннан”, – дип теләк тели торган була ул. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дигән сүзнең мәгънәсен, шунда гына аңлый. Бик тә, бик тә туган авылына, әнисе янына кайтасы килгән кызыйны язмышы мәшһәрнең үзәгенә үк – Ленинград блокадасына китереп җиткерә.
Радистлыкка укыганнан соң, 24 татар кызын дошман камалышындагы Ленинградка җибәрәләр. Алтмыш чакрымлык Ладога күлен, дошман күзенә чалынмас өчен, төнлә боз өстеннән шуышып узганнан соң, ял итәргә туктагач, нык туңган кыз, бер землянка күреп ала. Әрсезлеге көчле булгандыр инде, шунда җылынырга кереп китә. Ул биредә әтисенең яхшы танышы булган Тәкәнеш урысын очрата. “Сүз ара сүз китеп, кайсы яктан икәнне сораштыра торгач, минем Фәләх кызы икәнемне танып алды. Елашып күрештек. Киткәндә, күздән югалганчы, кулъяулыгын болгап озатып калды. Озак та үтми, яраланып, туган якка кайткач, бу очрашу турында әниләргә сөйләп тә чыккан әле ул”, –дип искә ала бу очрашуны.
Ленинград блокадасында аэростатчылар частендә хезмәт итә дәү әбием. Киров исемендәге заводны, аэростатчылар ярдәмендә, немец самолетлары күзеннән саклыйлар. Аэростат ул – эченә водород тутырылган, миналар беркетелгән трослар белән күк йөзен томалап, дошман самолетларына түбән биеклектән очарга комачаулаучы корал. Дүртәр километр биеклеккә күтәрелгән, аэростатлардан да биектә генә очарга мәҗбүр булган дошман самолетларындагы пилотларга, саклау объектын бомбага тоту бик авыр булган. Аскарак төшеп очарга кыюлыклары җиткәннәрен трослардагы миналарга эләгеп шартлау куркынычы сагалаган. “Тревога бирелүгә, аэростатны һавага күтәрәбез. Аның юан тимер тросыннан тартканда кулларның киселеп-канап беткәне истә”, – дип истәлекләре белән уртаклашты ветеран.
Өзлексез тревогаларга, халыкның ачтан кырылуына, гомумән, үлемнең янәшә генә йөрүенә дә күнегә яшь кыз. “Пычкы чүбе һәм жмых кушып пешерелгән блокада икмәгенең һәм бер-ике арпа бөртеге йөзеп йөри торган сып-сыек аш тәме әле дә авызымда кебек”, – дип сөйләвен дәвам итте дәү әбием.
Шарны җиргә төшереп, эчендәге водородны бик еш алмаштырып торырга туры килә кызлардан гына торган отрядка. Кышкы суыкта тимер тросларны ялан куллап тотып тартырга да туры килә. Чөнки көчле җил аэростатны үз ягына өстерәп тә комачаулык тудыра. Бияләйләре ертылып тузып бетә торган була кызларның. Тәүлегенә 125 грамм ипи, 75 грамм сухари белән генә тәэмин ителгән сугышчыларның ял җитмәүдән, суыктан, ачлыктан йөзләре шешенә башлый. Аяк-кулларында көч калмый. Әмма бирешмиләр. Дошманга нәфрәт, җиңәсе килү теләге барлык авырлыкларга да тешне кысып түзәргә көч бирә. Биредә алар барлыгы 24 татар кызы булалар. Күбесе рус телен ипи-тозлык та белмәгәнгә, аларны яратып “небелмәс” отряды дип тә йөрткәннәр. Ничек кенә булмасын, татар кызлары исемнәренә тап төшермиләр, командирларының хөрмәтен казаналар. Шулай булмаса, үзе рус милләтеннән булган командир хатын, постта торган татар кызы – Хәтирәне, радиодан яңгыраган татар җырын тыңларга штабка кертеп җибәреп, үзе пост саклап торыр идемени!
Кызларга шәһәргә керү тыелган була. Аэростатларга газ тутырырга барганда, качып кына шәһәргә керәләр. Әйләнә-тирәдә җимерелгән биналарны, күләгә кебек йөрүче кешеләрне күреп шаккаталар. “Ничектер бервакыт строй белән безне шәһәр мунчасына алып бардылар. Менә шунда беренче тапкыр шәһәр халкын якыннан күреп телсез калдык: ачлыктан кабарган корсаклы, куллары җеп шикелле кешеләр көчкә хәрәкәт итәләр. Күбесе шунда юынган вакытта егылып үләләр иде...” – дип уртаклашты дәү әбием сугышның иң куркыныч хатирәсе белән.
900 көнгә сузылган Ленинград блокадасының яртысына шаһит булган кызны һәр адым саен үлем саклап тора. Ләкин бәхет эшедер күрәсең, беттек дигәндә исән калырга насыйп була. Көннәрнең берсендә кызлар ял итеп утырган землянкага снаряд килеп төшә. Снарядның шартлавын көтеп, курку катыш тынып калган кызларның бәхетенә, ул шартламый...
Шушында күрсәткән батырлыклары өчен ул “За участие в героической обороне Ленинграда” медаленә лаек була.
Безнең гаскәрләр камалышны өзгәннән соң да кызлар (дус кызы Сәрби белән дәү әбием) шәһәрдә хәрби хезмәттә калалар. 1945 нче елның август аенда төшләренә кереп сагындырган туган авылларына кайту бәхете насыйп була дәү әбием белән Сәрбигә. Авыл аларны хәерчелек белән каршы ала, сугышка кадәр арыш икмәге ашасалар, хәзер бәрәңге оныннан пешерелгән икмәк ашарга туры килә. Җитмәсә, дәү әбием яшәгән урамнан сугышка киткән егетләрнең берсе дә әйләнеп кайтмый. Үле авылга кайтып кергәндәй булалар кызлар...
Сугыштан кайткан кызлар авылда шактый була. Әмма өр-яңа шинель киеп кайту бәхете, Ленинград блокадасын кичкән дәү әбием белән Сәрби апага гына насыйп була. Алар аны тиз арада пәлтә итеп үзгәртеп, тектереп кияләр. Бөтен кызларның, егетләрнең дә күзе шушы чибәр кызларда була. Өстәвенә, кайткан шәпкә Байлангар мәктәбенә военрук итеп эшкә чакыралар дәү әбиемне. Шундый кызга ничек күз төшмәсен инде! Үзе дә сугышны кичеп кайткан яшь ветеран Мөбәрәкҗан (дәү бабам) үлеп гашыйк була бу кызга. Әлеге ветеранарыбыз әле дә, безне сөендереп, бергә гомер итәләр.
III бүлек. Эзләнү нәтиҗәләрен анализлау
Эзләнү нәтиҗәсендә шактый кызыклы мәгълүматлар, күп кенә фактлар ачыкланды.
Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашырга туры килгән икән сугыш ветераныбызга. Дәү әбием Ленинградны саклауда катнаша.
Бөек Җиңү көнендә дәү әбием белән дәү бабам үзләренең орден-медальләрен таккан костюмнарын кияләр. Дәү бабаем Бөек Ватан сугышының 2 нче дәрәҗә орденын, Жуков медален, “Германияне җиңү өчен” медальләрен такса, дәү әбиемнең күкрәген “За оборону Ленинграда” медале бизәп тора.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен! (Мансур Шиһапов)
Эзләнү барышында туган җирен яратучы, аның үткәне, бүгенгесен яхшы белүче дәү әбием белән дәү бабаем белән аралаштык. Күп кенә язма материаллар белән таныштык, гаилә альбомындагы фотосурәтләрне барладык, “Туган җир” тапшыруын карадык.
Йомгаклау
Бөек Ватан сугышы ветераннары өлкәнәйделәр инде. Алар елдан-ел кимеп тә баралар. Сугыш турында артык күп сөйләргә дә, күрсәткән батырлыклары турында зурдан кубып сөйләргә дә бик яратмыйлар. Тик алар туган илебезне явыз дошманнардан саклап калуда үз өлешләре барлыгы белән чиксез горурланалар. Онытмаска, тап төшермәскә иде бу изге җиңүнең истәлегенә. Без яу кырында ятып калганнарның истәлегенә куелган һәйкәлләр алдында баш ияргә, аларның һәм исән кайткан сугыш ветераннарының батырлыклары турындагы истәлекләрне күз карасыдай сакларга, аларны үзебездән соңгы буынга тапшыру өчен барысын да эшләргә тиешбез.
– Киләчәк буынга нинди теләк теләр идегез, – дип сорасаң, алар барысы да: “Сугыш кына булмасын!” – дип җавап бирәләр. Әйе, сугыш кына була күрмәсен, калганы барысы да булыр!
Үлгәннәрнең каберен хөрмәтлик тә,
Исәннәрнең белик кадерен.
Илен саклап яуга чыкканнарны
Онытмас һич тарих хәтере. (Харис Мостафин)

Кулланылган әдәбият
1. Без күргәннәрне бүтәннәргә күрергә язмасын. – М.Сәләхова. – Кич утырганда. №2 (2) 16-28 февраль 2015, 2 бит.
2. Как девушки защищали Ленинград... – И.Чудновская. – Моя газета. №17 (809)5 мая 2016, 1, 6 стр.
3. Память, опаленная войной. – Г.Миннеханова. – Трудовая слава. №54-55 (9191) 9 мая, 2008, 3 стр.
4. Һәр мизгеле истә. – Г.Миннеханова. – Хезмәт даны. – №54-55 (9191) 9 май, 2008, 3 стр.
5. Гаилә альбомнары.
6. 2018 нче елда күрсәтелгән “Туган җир” телевизион тапшыруы.
7. 2020 нче елда күрсәтелгән “Халкым минем” телевизион тапшыруы.

Кушымта

Дәү әбием полкташ дуслары белән. 1945 ел. Сугышка киткән 24 татар кызыннан нибары 4се генә исән кала. Аста сулда – дәү әбием, уңда – Сәрби.


Дәү әбием үзе үстергән гөлләр арасында.


Ел саен Бөек Җиңү бәйрәмендә мәңгелек ут янына киләләр.


Дәү әбием укучылар белән очрашуларга еш чакырыла.


Кукмараның туган якны өйрәнү музеенда дәү әбием – көтелгән кунак.


Музей хезмәткәрләре дәү әбием белән дәү бабам янында кунакта.


Гаилә истәлекләренә күзәтү.

Дәү әбием белән дәү бабаемда кунакта

Источник: http://конференция дина
Категория: Конференцияләр | Добавил: Zulfia1976galimullina (21.12.2021) | Автор: Зульфия E
Просмотров: 139 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 10:55
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар