Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог статей

Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Цитаталар

тормыш турында цитаталар

Цитаталар

  • Posted on Апрель 3, 2012 at 20:57
  •  
  • Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
  • Тормыштагы иң зур бәхет – сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
  • Безне үтермәгән нәрсә безне көчлерәк итә. (Фридрих Ницше)
  • Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
  • Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк)
  • Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
  • Чамадан тыш игътибар бирүебез аркасында без бәхетсезлекләрне үзебез чакыртып китерәбез.(Жорж Санд)
  • Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр.(Бенджамин Франклин)
  • Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый.(Феликс Дзержинский)
  • Бәхеткә теләкләрнең артык күплеге һәм аларның бөтенесен канәгатьләндерергә теләү комачаулый.(Артуро Граф)
  • Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү.(Платон)
  • Балаларны тәрбияле итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү.(Оскар Уальд)
  • Без еш кына балаларыбызны үзебез хыялланганча күрәбез. (Вальдемар Лысяк)
  • Балаларыңны дәшми торырга өйрәт. Сөйләшергә алар үзләре дә өйрәнерләр. (Бенджамин Франклин)
  • Өйләнгәнче, минем бала тәрбияләүгә кагылышлы алты теориям бар иде: хәзер минем алты балам бар, бер генә теориям дә юк. (Джон Уилмот)
  • Начарлык үзеннән-үзе эшләнә, ә яхшылык эшләү өчен тырышырга кирәк. (Муртазаев А.К.)
  • Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
  • Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
  • Бернинди максатсыз нәрсә дә булса эшләү берни дә эшләмәүгә караганда күпкә яхшырак. (Сократ)
  • Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
  • Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)
  • Балалар күбрәк аларның үзләре белән сөйләшмәгәндә ишетәләр. (Элеонора Рузвельт)
  • Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
  • Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
  • Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
  • Кеше үзенең надан икәнлеген аңлый икән, димәк, ул инде надан түгел дигән сүз. (Публилий)
  • Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
  • Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
  • Балалар – картлыктагы юаныч, шул ук вакытта алар ул картлыкның тизрәк килеп җитүенә сәбәпче дә. (Лионел Кауфман)
  • Намуслы кешеләр оятсызларның кабахәтлеге алдында кызарып башларын ия торган начар гадәткә ия. (Белинский В.Г.)
  • Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
  • Атны су янына китереп була, эчәргә мәҗбүр итеп булмый. (Инглиз мәкале)
  • Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)
  • Суд залына үзеңнең дә гөнаһлы икәнеңне белеп кер. (Ф.М.Достоевский)
  • Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
  • Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
  • Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс)
  • Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
  • Белем акылыңны артык эшкә җикмичә генә яшәргә мөмкинлек бирә. (Альберт Эдуард Уиггам)
  • Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
  • Белем алыр өчен, акча кирәк. Ә наданлык өчен тагын да күбрәк түләргә туры килә. (Клаус Мозер)
  • Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
  • Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
  • Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)
  • Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
  • Үзең белән гайбәт сөйләшкән кеше синең турыда да гайбәт сөйләячәк. (Испан әйтеме)
  • Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
  • Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
  • Күп нәрсәгә укытучыларымнан өйрәндем, ләкин тагын да күбрәкне укучыларымнан белдем. (Талмуд)
  • Яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк. (Василий Ключевский)
  • Беркайчан да пычрак атма: тидергән очракта да кулың пычрак кала. (Теодор Паркер)
  • Яла, гадәттә, намуслы кешеләргә һөҗүм итә; корт та җимешнең асылын ашый бит. (Джонатан Свифт)
  • Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей)
  • Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
  • Нәрсәнедер аңламаган кеше надан түгел. Аңламаган очракта да аңлаган кебек эш итүче надан. (Ш.Рише)
  • Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)
  • Сай акыл кешене көтүләргә туплый. (С.Давлатов)
  • Кешеләрнең язмыш дигәннәре – аларның ахмаклыклары җыелмасы. (А.Шопенгауэр)
  • Диңгезнең меңләгән елгалардан бүләк җыюының сәбәбе – аның түбәндәрәк торуында. Шул сәбәпле ул меңәрләгән елгаларга хуҗа булып тора. Башкалардан өстен булырга теләгән акыл иясе дә үзен алардан түбәндәрәк тота. (Лао-Цзы)
  • Бер акыл иясен тапканчы, мең галимне очратырсың. (М.Клингер)
  • Эгоистка әйләнә-тирә үз портреты өчен рамка гына булып күренә. (Ж.Пети-Сан)
  • Һәркем үзе аңлаганча ишетә. (Плафт)
  • Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
  • Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
  • Әйткән сүзләрем өчен үкенгәнем булды, ләкин беркайчан да дәшми торуым өчен үкенмәдем. (Симонид)
  • Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк.
  •  Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
  • Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
  • Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
  • Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
  • Кеше олырак булган саен, җил дә ныграк исә һәм һәрвакыт каршыга. (Джек Николсон)
  • Күралмаучылык – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
  • Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска. (Альфонс Доде)
  • Хаклык эзләүчегә ышаныгыз, аны таптым диючегә ышанып бетмәгез. (Андре Жид)
  • Әхлаклылык бәхет табарга түгел, бәхеткә лаек булырга өйрәтә. (Иммануил Кант)
  • Уйлау – үз-үзең белән бәхәскә керү. (Иммануил Кант)
  • Әгәр кеше юләрлекләр эшләүдән курыкмый икән, димәк, ул әле яшь дигән сүз. (Петр Капица)
  • Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
  • Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)
  • Бәхәстә җиңүнең бердәнбер ысулы – аңа катнашмау. (Дейл Карнеги)
  • Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
  • Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
  • Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
  • Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)
  • Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)
  • Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
  • Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)
  • Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (Кант)
Категория: Цитаталар | Добавил: Зульфия (08.04.2014) | Автор: зульфия E
Просмотров: 25585 | Комментарии: 5 | Теги: цитаталар, акыллы фикерләр, тормыш турында | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 14:15
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

Укучылар иҗаты [12]
Шигырьләр [1]
Мәкальләр [3]
Конференцияләр [3]
Акыллы фикерләр [1]
Цитаталар [1]
Авылым тарихы [0]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар