Главная » Статьи » Статьялар каталогы » Акыллы фикерләр |
Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный, Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр... Һич яхшылык эшли алмасаң син Мин тормышны сөям шау наратлар Бөркетләрнең горурлары тирестә казынган тавыклар белән пычранмый, алар кырда уктай атылып чабучы җәйраннарга ташлана. Фәнис Яруллин Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп , чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю - эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса,
| |
Просмотров: 4052 | | |
Всего комментариев: 0 | |
Керү |
---|
Бүлек категорияләр | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
|
Эзләү |
---|
Музыка |
---|
Сораштыру |
---|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Файдалы сылтамалар |
---|