кыярларны әйбәтләп юып, суын саркытырга куябыз.3 литрлы банкаларга төбенә башлы укроп, керән яфрагы, чия, карлыган яфраклары салабыз. шуның өстенә башларын кисеп тыгызлап кыяр тутырабыз. өстенә сарымсак, чия, карлыган яфраклары куябыз. кайнап торган суны кыярлар өстенә коябыз. 30 минуттан суын бушатып, шул суны маринад ясау өчен кулланабыз. 1 банкага 3 кашык писүк, 1 кашык тоз салып маринад әзерлибез. кыярлар өстенә түгәрәк борыч, канәфер салабыз. шуңа 1 чәй калагы лимон кислотасы салып маринадны коябыз. тимер капкач белән ябып, төреп суытабыз. ашларыгыз тәмле булсын!
|