үрдәк итен вак итеп шакмаклап турыйсы, суганны да шакмаклап турарга. бәрәңгенең кабыгын әрчеп, вак шакмаклап турарга. барысын бергә кушып тәменчә тоз, борыч салып, әйбәтләп болгатырга. әзер массаны беразга суыткычка куеп торырга.
камыр әзерләү: 250 гр йомшартылган сыер мае, 1 йомырка,1 стакан сөт, аз гына тоз, писүк, чүпрә салып, кулга ябышмаслык камыр басарга. 30 минут кабарганнан соң, бәлешне ясый башларга була.
камырны юка итеп җәяргә, табаны майлап, шуңа камырны салырга, эченә алдан әзерләнгән эчлекне салып, өстен камыр белән ябарга. өстен бизәкләп матурларга. 180-200 градуслы духовкага тыгарга. 30 минуттан өстенә фольга каплап куярга. 1,5-2 сәгать пешерәсе. өстәлгә кайнар килеш чыгаарасы. ашыгыз тәмле булсын!
|