Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Сыйныфтан тыш чаралар

Кеше гомере бер генә бит, кадерен белеп яшик!
[ Скачать с сервера (201.5 Kb) ] 11.06.2016, 22:11

Тема:  Кеше гомере бер генә бит,

       Кадерен белеп яшик!

 Газ куркынычсызлыгы кагыйдәләре, газ җиһазларыннан дөрес куллану һәм саклану кагыйдәләре.

Бүгенге тормышыбызны зәңгәр ягулыктан башка күз алдына да китереп булмый. Шунысы мөһим: газ бик сак булуны таләп итә. Аз гына ялгышлык яисә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү дә зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Саксызлык күп очракта гади генә нәрсәләрдән: игътибарсызлык, җавапсызлыктан башлана. Әмма моңа һич кенә дә юл куярга ярамый.

Максат:  балаларга кече яшьтән үк газ белән эш итүнең бик җаваплы икәнен аңлату, газ җиһазларыннан куллану һәм саклану кагыйдәләренә өйрәтү; әти-әниләргә дә газ куркынычсызлыгы буенча кагыйдәләрне искә төшерү, ныгыту.

Җиһазлау: “Фильм о природном газе” фильмы, презентация (“Мин сезне күрүемә шатмын”), укучыларның чыгышлары.

Материал: А3 битләре, маркерлар, пазл, төсле кәгазьләр, кайчылар, клей, карандаш, ручкалар

Метод: Шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара

Төре:  семинар-тренинг

Алымнар: Әңгәмә, уеннар, төркемнәрдә эш, практик күнекмәләр.

Категория: 6 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре.

Җыелыш (семинар-тренинг) барышы:

  1. “Мин сезне бүген күрүемә шатмын...” сәламләү күнегүе.

(1 нче слайд)

Тыныч кына музыка уйный. Укучылар әти-әниләре белән түгәрәккә басалар. Түгәрәк буенча йомгак бирелә. Һәр кеше, музыка астында, “Мин сезне бүген күрүемә шатмын...” сүзләрен әйтеп, җепне чират буенча чорнарга тиешләр.

- Менә без шушы җеп шикелле, сезнең белән уртак проблема белән бәйләнгән. Бүген без сезнең белән шушы проблеманы хәл итәргә тырышырбыз. Ә нинди проблема икән соң ул?

2. “Тапкырга табышмак”. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабы сездән.(2 нче слайд)

  • Өй җылыта, аш пешерә,
    Яши торба эчендә.
    Һәрбер кеше рәхмәт укый
    Менә шуның өчен дә. (газ)
  • Җылытам да пешерәм.
    Минем белән сак булмасаң,
    Кайгыга да төшерәм.  (Ут)

ü Төймәсенә басу белән

Бәйли зәңгәр яулыгын.

Аш пешерә, чәй кайната —

Күрсәтә уңганлыгын. (газ плитәсе)

ü Төймәсе челт итә,

 Үзе гөлт итә.(газ плитәсе)

- Укучылар, әти-әниләр, бүгенге җыелышта сүз нәрсә турында барыр? Сез ничек уйлыйсыз? (Укучыларның, әти-әниләрнең фикерләре тыңлана)

 - Димәк, без бүген сезнең белән газ турында сөйләшербез. Һәм мин семинар-тренингның темасын “Кеше гомере бер генә бит, Кадерен белеп яшик!” дип алсак, ничек булыр? (3 нче слайд)

 Ә максаты нинди соң?

          - Җыелышыбызның максаты: газ куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, газ җиһазларыннан дөрес кулланырга өйрәнү, газ белән агуланган очракта беренче ярдәм күрсәтә белү. (4 нче слайд)

Бүгенге җыелышыбызны ике төркемгә бүленеп үткәрәбез. Беренче төркем – укучылар, икенче төркем – аларның әти-әниләре. Ике төркем дә өстәлләр артына урнашыгыз. Бүгенге җыелыш үзенчәлекле. Сездә ул үзара ярыш тойгысы да уятыр, тик җиңү очко белән бәяләнми, җиңелүчеләр дә булмаячак. Сез уен, биремнәр аша үзегезнең белемнәрне ачыкларсыз, иптәшләрегезгә, балаларыгызга  ярдәм итәрсез. Үзегез дә сөйләрсез, иптәшләрегез, балаларыгыз фикеренә дә колак салырсыз. Килештекме?

  1. “Белгеч сүзе”
  •  Ә нәрсә соң ул газ? Аның турында ниләр беләсез? Ике төркемгә дә фикерләшергә 1әр минут вакыт бирелә. Кемнең чәче озын шул кеше җавап бирә.
  • Ә хәзер газ турында видео карап китик, без әйткән фикерләр дөресме, нинди өстәмәләр бар. Игътибар экранга. (5 нче слайд)
  • Ә газ кайдан алына? 1 укучыга чыгыш бирелгән иде. Сүз аңа.

Татарстан җиренең иң зур байлыгы — нефть. Республикада чыгарыла торган нефтьнең күләме 800 млн. тоннага җитә. Татарстан Республикасында нефтьнең запасы 1 млрд тоннадан артык. Нефть белән беррәттән бер тонна нефтька якынча 40 куб. м. газ да табыла. 

Табигый газ — җир куышлыкларында органик матдәләрнең анаэроб таркалуы нәтиҗәсендә хасил булган газлар кушылмасы. Файдалы казылмаларга карый. Табигый газ җир астында газсыман сыйфатта, яки аерым туплану урыннарында, яки нефть-газ җир асты күлләренең "бүреге" — иярчен газ яки нефть һәм су эчендә эрегән сыйфатта очрый. Стандарт шартларда (101,325 кПа һәм 20 °C) табигый газ бары тик газсыман халәттә була. Табигый газ шулай ук кристаллашкан халәттә газогидрат буларак очрый.

Сланец газы. Табигый сла́нец газы (англ. shale gas) — янучан сланецлардан табыла торган, күбесенчә метаннан торган табигый газ. Сланецлар, дип, гадәттә составында углеводород (нефть, газ) булган көрән яки кара төстәге тыгыз тау токымнары атала.

  • Ә җир астыннан чыгарылган газ безнең өйләргә ничек килеп җитә?
  • Махсус газүткәргеч торбалар аша газ безнең йортларга килеп җитә. Газүткәргеч торбалар ике төрле: җирасты һәм җирөсте торбалары була. Шул торбалар аша газ бөтен Рәсәйгә тарала. Безнең иминлекне саклау өчен белгеч-газовиклар аларны һәрдаим тикшереп торалар.
  1. Ситуатив күнегүләр. (6 нчы слайд)

Ике төркемгә дә ситуацияләр язылган кәгазьләр өләшенә.

Инструкция: ситуацияләрне укып чыгыгыз, сез бу очракта нишләр идегез?

  1. Табадагы майга ут капты. Сез нишлисез?
  2. Фатирда газ исе килә. Беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?
  3. Газ исе аңкып торган бүлмәдә нишләргә ярамый?
  4. Газ исе килгән очракта нинди телефон номерын җыярга кирәк? (Кушымта №1)
  1. Беренче медицина ярдәме. (7 нче слайд)

Кеше гомере бер генә бит,

Кадерен белеп яшик!

Газ белән сак кыланып,

Гөрләшеп кенә яшик!

“Сакланганны саклармын”, дигән Ходай. Кызганычка каршы, газ безне җылытып кына калмый, ә саксыз кыланган очракта агулап та куярга мөмкин. Көнкүреш газы яисә исле газ белән агуланучылар арасында йоклаучылар, караучысыз калдырган балалар, алкоголь яисә наркотик матдәләр кулланучылар бар. Гадәттә, кеше бу газ белән агулануын сизми дә кала, чөнки көнкүреш газының исе сизелерлек түгел.

Бу газ белән агулану газ җиһазларының төзексезлеге, табигый катаклизмнар, кеше факторына бәйле булырга мөмкин.

Әгәр өегездә сизелер-сизелмәс кенә газ исе сизеп алгансыз икән, иң беренче эш итеп, бүлмәне җилләтегез. Шулай ук газ җиһазларын карап чыгыгыз, бәлки газ плитәсе өстендәге чәйнек кенә онытылгандыр. Әгәр бүлмәне даими җилләтеп тә газ исе бетмәсә, газовикларны чакыру кирәк.

Укучылар төркеме көнкүреш газы яисә исле газ белән агулануның беренче билгеләре белән таныштыралар.(8 нче слайд)

  • баш авырту, түзәалмаслык дәрәҗәгә җитәргә мөмкин;
  • хәрәкәт координациясе бозылу;
  • баш әйләнү;
  • акыл буталу;
  • үпкә тирәсе авырту;
  • косасы килү;
  • тән төсе үзгәрү (кызару яисә зәңгәрсу төскә керү мөмкин).
  • аңны югалту.

Ә әти-әниләр төркеме газ белән агуланучыга беренче ярдәм күрсәтү тәртибе белән таныштырырга  тиешләр.

  • газ җиһазларын сүндерергә;
  • агуланучыны ачык һавага алып чыгарга;
  • ашыгыч ярдәм чакырырга;
  • агуланучыны яткыру һәм аның башына салкын нәрсә куярга ( салкын сулы шешә, боз һ.б.ш.);
  • зыян күрүченең сулышын кайтарырга ярдәм итәргә;
  • хәле яхшырса, күп итеп сыеклык эчертергә.

Сезнең фикерләр белән таныштык, сез хаклымы икән? Белгеч фикеренә дә колак салыйк әле. Әйдәгез, “Фильм о природном газе” фильмының икенче өлешен карыйк.(9 нчы слайд)

Гомумән, сак һәм игътибарлы булыгыз! Ярдәм никадәр тизрәк күрсәтелә — шулкадәр яхшырак. Газ белән агулану төрле авыруларга, организмда үзгәрешләргә һәм үлемгә китерергә мөмкин.

  1.  “Кем җитез һәм игътибарлы?” Игътибарлылыкка уен.

(10 нчы слайд)

Зур эшләр һәрвакыт игътибарлылык сорый. Әйдәгез, игътибарлылыкны пазл уены белән дәвам итик әле. Өстәлләрдә пазллар ята. Кайсы төркем җитезрәк һәм игътибарлырак икән? Башладык.

(Төркемнәргә газпром оешмасының символы буталган пазллар бирелә)

       - Пазллар җыелып бетте, анда нәрсә сурәтләнгән? Бу рәсем турында ниләр әйтә аласыз? Һәр төркемнән берәр кеше эшләрен яклыйлар.

“Бу кызыклы”. (11 нче слайд)

Проект эшен яклау. Берничә укучыга газпром символикасы тарихы турында проект эше бирелгән иде. Хәзер сүзне аларга бирик. (Кушымта №2)

7.     “Бәйрәмсез күңелсез бит...” (12 слайд)

"Сез газовиклар бәйрәмен беләсезме?"

Шушы газпром оешмасында эшләүчеләр, безне җылытучылар нинди һөнәр ияләре икәнен беләсезме?

Газовиклар бәйрәме турында ниләр әйтә аласыз? Ул кайчан билгеләп үтелә? Бу бәйрәмнең исеме ничек?

Нефть, газ һәм ягулык промышленносте көне (Нефтяниклар көне)(сентябрьнең беренче ял көне).

 1 укучы бу бәйрәм турында әзерләгән мәгълүматы белән безне таныштыра. (Кушымта 3)

8. “Инә дә бүләк, дөя дә бүләк”Практик күнекмәләр (13 нче слайд)

(Төсле кәгазьләр, картон, клей, кайчылар, салфетка,икеяклы калын скотч )

Кеше һәрчак матурлыкка омтыла. Бик күпләр аны  үз куллары белән тудырырга тели. Әйдәгез, бергәләп газовикларны котлау өчен бүләк ясыйк. Кайсы төркемнең нәрсә ясыйсы килә, фантазиягезне эшкә җигеп, бүләк ясарга.

Эшкә тотындыкмы? Кайчы һәм клей белән сак эш итәргә кирәк икәнен онытмыйбыз!

Кайсыгызның бүләге әзер? Матур, шулай бит? Ә хәзер ике төркем дә газчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау язарга тиеш. Ике төркем дә котлауларын матур итеп якларга тиешләр

9. Йомгак ясау. (14 нче слайд)

Бүгенге җыелышыбызны йомгаклар вакыт та җитте. Әйдәгез, сөйләшүебезне йомгаклап, газ куркынычсызлыгы турындагы әйтемнәр белән танышыйк.

1. Газ – җылылык, газ – рәхәтлек.

2. Сакланганны саклармын дип,

Ходай белми әйтмәгән.

Газ белән уйнап-шаярып,

Якыннарга кайгы китермик!

3. Яшәү яме булган Газ

Бәхетсезлек китермәсен.

Бүгенге сөйләшүләрдән чыгып, укучылар төркеме – газ куркынычсызлыгы кагыйдәләре, әти-әниләр төркеме – газ җиһазларыннан дөрес куллану һәм саклану кагыйдәләре буенча  буклетлар ясарга тиешләр. Һәр төркемнән берәр кеше үз эшләрен безгә тәкъдим итәләр.

10. Рефлексия. (15 нче слайд)

Чын күңелдән сөйләшүгә нокта куяр чак җитте. Кемдә нинди сүзләр бар? (А3 форматындагы ватман берничә секторга бүленгән. Кайсы секторда сөйлиселәре килә, төсле магнитны шунда куялар. Секторлар: “ Дусларым”, “Мин”, “Ак кадр”(иң ошаганы), “Кара кадр” (иң ошамаганы), “Авыр булды”, “Ошады”, “Әйтәсем килә...”, “Без бүген...”(Укучыларның кызыклы фикерләрен язып барырга була.)

Газ белән эш итүнең бик җаваплы икәнен аңлап, газ куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, газ җиһазларыннан дөрес файдалану – һәр гражданинның бурычы.

11. Саубуллашу. (16 нчы слайд)

Җыелышыбыз ахырына якынлашты. Газ куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, якыннарыбызга кайгы-хәсрәт китермичә, газчыларыбызның эшен хөрмәтләп, җылыда, рәхәттә яшәргә язсын. Әйдәгез, укучылар, әти-әниләр, безне җылытучыларга рәхмәт хисләрен ялкын белән беркетик әле (уртага түгәрәккә басалар): “Зәңгәр ягулык өебезне җылытсын, көтелмәгән бәла-казалар китермәсен!”

Җыелышыбызны 5 нче сыйныф укучысы Галимуллина Диләрәнең “Җылы булгач, бик рәхмәт!” шигыре белән тәмамлыйбыз.

Җылы булгач, бик рәхмәт!

 

Һәр көнне әни белән

Без киләбез мәктәпкә.

Ә энем – әтием белән

Балалар бакчасына.

Балалар бакчасында

Бик-бик җылы, - ди энем.

Мин дә җылы мәктәптә

Аламын тирән белем.

Җылы булгач, уйнарга да,

Укырга да бик рәхәт.

Безне җылытучыларга

Әйтәбез бик зур рәхмәт!

 

 

Җыелыш тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт! (17 нче слайд)

 

Категория: Сыйныфтан тыш чаралар | Добавил: Зульфия | Теги: газ куркынычсызлыгы, семинар-тренинг
Просмотров: 990 | Загрузок: 134 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 11:14
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар