Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Дәресләрне яңача укытыйм дисәң

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
[ Скачать с сервера (29.9 Kb) ] 11.06.2016, 21:54

Тема: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Максат: билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрнесөйләмдә урынлы кулланырга  өйрәтү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик-монологик сөйләмне үстерү. Кошларга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Бурычлар:

  1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес язарга өйрәнү, сөйләмдә урынлы куллану;
  2. Яз хәбәрчеләре – сыерчыклар  турында мәгълүмат бирү;
  3. Сыерчыкларның кирәкле кошлар икәнлегенә төшендерү.

Дәрес тибы:  дәрес-рефлексия.

Көтелгән нәтиҗә: билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес язу,  сөйләмдә урынлы куллану.

Төп төшенчәләр:  билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, татар әдәбияты, табигать белеме

Ресурслар: ” Күңелле татар теле” дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова), билгеле киләчәк заман хикәя фигыль темасы буенча тест, презентация.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.
  • Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез! Тәрәзәгә карасагыз, тышта яз хакимлек итә. Игътибар иттегезме әле, мәктәпкә барганда, кайтканда безне нинди язгы үзгәрешләр озата?  (Слайд 1. Яз.)

Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы көн кебек.

Хәерле көн, апам!

Хәерле көн, мәктәбем!

   -    Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә.

       2) Аудирование. Дәресебезне шагыйрь, тәрҗемәче, бик күп җырлар авторы, Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында туып үскән Галимҗан Латыйпның “Кошлар кайткач” шигыре белән дәвам итәбез.

(Слайд 2. Галимҗан Латыйп фотосы)

 

Кошлар кайткач (Галимҗан Латыйп)

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

 

Килгән кошларны күрергә

Гаяз ашыкты иртән:

– Сыерчык кунган түбәгә,

Кайчан ул килеп җиткән?..

 

Сузып-сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага.

– Яратам җырыңны, – диеп

Эндәште Гаяз аңа.

 

– Ышанмыйм, – диде сыерчык, –

Күнелем минем тоя:

Яраткан булсаң җырымны ,

Син куяр идең оя.

 

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?  (сыерчыклар турында.)

- Сыерчыклар турында нәрсәләр әйтә аласыз? (сыерчык безнең якларга март ахырында килә. Оя ясагач, 4-6 данә йомырка сала. Сыерчыклар тәүлегенә 200 тапкыр бөҗәк алып кайта. Берсыерчык семьясы бала үстерү чорында 8 мең чамасы май коңгызын һәм аларның кортларын бетерә. Май коңгызы урман һәм җимеш бакчалары өчен зарарлы.)

- Тагы сыерчыклар ни өчен кирәк? Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур аһәңгә (тавышка)күмәләр.

- Ә сез, сыерчыкларны ничек каршы алдыгыз? 

 

 

 

      2.  Логик гомумбелем  универсаль  укыту эшчәнлеген формалаштыру.

Мотивлаштыру.

  • Кошлар гел хәрәкәттә. Шигырьдән кошларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне эзлик. (кунган, килеп җиткән, сайрый)
  • Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый? (фигыль)
  • Әйдәгез, фигыльгә хас үзенчәлекләрне (особенности) искә төшерик. (заман, зат-сан белән төрләнә, барлыкта-юклыкта кулланыла)

 

II Уку мәсьәләсен кую.

- Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куябыз.

- Ә хәзер сыерчыкларның нәрсә эшләгәннәрен язып куйыйк. (очып килделәр, оя сайладылар). Ягъни сыерчыклар эшләгән эшләр нинди заманда кулланылган? Үткән заманда кулланылганын кайдан белдегез? (кушымчалар –ды,-де, -ты,-те)

- Ә хәзер алар нишлиләр? (җырлыйлар, сайрыйлар, җим чүплиләр). Ягъни эш кайчан башкарыла? Кайдан белдегез? (кушымчалар –ый, -и, -а, -ә)

- Ә алга таба алар нишләячәкләр? (йомырка салачаклар, бала чыгарачаклар, бала үстерәчәкләр, корткычлардан саклаячаклар) ягъни алар эшлисе эшләр кайсы заманда кулланылачак? Аның кушымчалары нинди соң? (-ачак,-әчәк, -ячак, -ячәк)

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнәбез?  Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Слайд 7. Дәреснең темасы – билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.)

-         Нәрсәгә өйрәнербез?  Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес язарга,  сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

  III  Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

  1.  Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләр турында ниләр әйтә аласыз? (укучылар әйткән фикерне тактага ябыштырып куябыз)

Киләчәктә һичшиксез эшләнәчәк яки эшләнмәячәк эш;

Нишләячәк, нишләмәячәк сорауларына җавап бирә;

-ячак,-ячәк, -ачак,-әчәк кушымчалары белән ясала;

Барлыкта-юклыкта кулланыла ала;

Зат-сан белән төрләнә.

- Әлеге шигырь эчтәлеге буенча “Сыерчыкларны каршы алабыз” темасына диалог төзергә. Диалогта билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне кулланырга.

2. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне ничек дөрес язарга соң?

Дәреснең алгоритмын төзү.

  1. Сүзне укыйбыз.
  2. Сүзнең тамырын билгелибез.
  3. Сүзнең тамыры нинди авазга беткәнен ачыклыйбыз.
  4. Сузык авазга бетсә - -ячак,-ячәк,
  5. Тартык авазга бетсә - -ачак, -әчәк кушымчасы ялгыйбыз.

 

2. Дәреслек белән эшләү.

1) Күнегүләр эшләү.

1. 116 нчы бит, 3 нче күнегү (язма) Фигыльләрне үрнәк буенча төрләндерергә.

2. Ситуатив күнегү (телдән). Парлап эш. Бирелгән текст эчтәлеге буенча иптәшегез белән диалог төзегез.

Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар. Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар. Кошларның күзләре, колаклары сизгер. 

IV. Рефлексив бәяләү этабы.

1.Тест биремен башкару, үзбәяләү. (Слайд 12. Тест)

1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

А) киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эшне;

Ә) киләчәктә үтәләчәге төгәл булмаган эшне;

Б) хәзерге вакытта эшләнә торган эшне.

2. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

А) кайчан? Нишләячәк?

Ә) нишләр? Нишләмәс?

Б) нишләячәк? Нишләмәячәк?

3. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге була?

А) ия;

Ә) тәмамлык;

Б) хәбәр.

4. Ашатачакмын сүзенең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз.

А) буду поить;

Ә) буду кормить;

Б) буду варить.

5. Бу сүзләргә нинди кушымча ялгана?

Эшлә, сөйлә

А) -ячәк;

Ә) -ячак;

Б) -әчәк.

(Слайд 13. Җаваплар: 1) а, 2) б, 3) б, 4) ә, 5) а.)

2. Рефлексия.

- Балалар, бүгенге дәрестә сезнең эшчәнлектән мин бик канәгать калдым. Булдырдыгыз, өй эшләрен дә барыгыз да эшләп килер дип уйлыйм.

Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез, кемнәр ничәле алыр икән. (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә. Билгеләр көндәлекләргә төшерелә.)

 

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды?   (....)

 

- Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып эшләргә сүз бирә? (...)

 

  • Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

(Слайд 14.) Өй эше.

  • Үзегезнең мөмкинлегегездән чыгып, 1 нче вариант. “Бездә яшәүче кошлар” темасына  проект эшләргә. (мөмкин төркемнәргә берләшергә)

2 нче вариант. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне кулланып, яз темасына хикәя язарга. (мөмкин эпиграф кулланырга)

3 нче вариант. Кошлар турында мәкальләр җыярга. (5-6 мәкаль)

  • Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Исән булыгыз.
Категория: Дәресләрне яңача укытыйм дисәң | Добавил: Зульфия | Теги: киләчәк заман хикәя фигыль, киләчәк заман
Просмотров: 3599 | Загрузок: 317 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 15:11
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар