Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Дәресләр

кушма, парлы сузлэр
04.03.2014, 13:15

Тема: Кушма һәм парлы сүзләр.

Максат: 1) кушма һәм парлы сүзләре турында төшенчә бирү; аларның ясалышын аңлату, дөрес язарга өйрәтү;

2) фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү;

3) төркемнәрдә эшләгәндә ярдәмчеллек, күмәк эш нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисләре  тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, карточкалар; дәреслек, рәсемнәр, биремнәр, ,,Сүз ясалышы” таблицасы.

Дәрес барышы:

I.                  Актуальләштерү.

 1 слайд 1. Исәнләшү. Дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру.

- Хәерле көн, укучылар. Бүгенге дәрестә сүз ясалышын өйрәнүне дәвам итәбез. Көч сынашырбыз, дәрес-бәйге үткәрербез. Ике төркемгә бүленик. 1 төркем - ,,Җитезләр”, 2 төркем - ,,Зирәкләр”. Очколар  урынына йолдызчыклар бирелер. Дәрес ахырында шуларны санап, җиңүчеләрне билгеләрбез. Ярышыбызны башлыйбыз, уңышлар сезгә.

2.  Алдагы дәрес материалын искә төшерү.(таблица ярдәмендә)

1) Кем тизрәк? Сорауларга  тиз арада җавап бирү.

-  Сүзләр нәрсәләрдән ясала?

-  Тамырдан  гына торган сүзләр ничек атала?

 - Тамырга  сүз ясагыч кушымча ялганса, нинди сүз килеп чыга?

-  Килеш, сан кушымчалары сүз ясауда катнашалармы?

 2 слайд 2) Кем игътибарлы?  Бер команда тамыр сүзләрне, икенчесе ясалма сүзләрне язарга тиеш.

Бакча, тәрбияче, гармун, чәчәк, тозлы, дәрес, дәресләр, дәреслек.

II.               Яңа белемне үзләштерү.

- Бүгенге татар теле дәресендә, кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнәбез.

1) ,,Кем белә?” Ничек уйлыйсыз, нинди сүзләргә кушма сүзләр диләр? Алар ничек языла?

- Ә парлы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Без аларны ничек язарга тиеш?

2) Рәсемнәрдә бирелгән сүзләрне әйтегез.  Алар нинди сүзләрдән ясалган? Без аларны ничек язабыз? Ни өчен? Бу сүзләр ясалышы буенча нинди ?

(алмагач, китапханә, көн-төн, бала-чага)

3) Таблица белән эш. Нәтиҗә ясау.

Димәк, кушма сүзләр ике тамырдан тора һәм алар кушылып языла.

Ак+кош, кулъ+яулык көнь+як

Ь һәм ъ билгеләре нинди сүзләрдә языла?

Ә парлы сүзләр шулай ук ике тамырдан тора, алар сызык аша языла.

Әби-бабай, хатын-кыз, иртә-кич

3       слайд  4) Матур язу күнегүләре.

1 төркем. Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым. (Кар)

2 төркем. Әти-әни – чын дустым, дус-ишләрем – юлдашым. (Мәкаль)

Парлы һәм кушма сүзләрне табып, асларына сызыгыз, язылышларын аңлатыгыз. Бергәләп тикшерү.

,,Кем тапкыр?” табышмакларга җавап бирү. Кушма һәм парлы сүзләрне әйтергә.

1)    Кем үз оясы өстендә йөри?     (әкәм-төкәм)

2)    Аягын-башын яшерә, таш күлмәге эченә. (ташбака)

3)    Аягы суда, башы көндә. (төнбоек)

4)    Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (көнбагыш)

III.           Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

4       слайд 1),,Кем игътибарлы?” 1 төркем – парлы, 2 төркем – кушма сүзләр кергән җөмләләрне укыгыз. (командирларга эш)

Иртәгә  мәктәптә ата-аналар җыелышы була. Гөлия урын-җирен үзе җыя. Дәү әни тәмле өчпочмак пешерде. Балалар төнбоек чәчәкләре алып кайттылар.

Калган укучылар белән 21 нче биттәге 52 нче күнегүне эшлибез. Җөмләләрне укып, кушма сүзләрне әйтегез. Алар нинди сүзләрдән ясалган?

2),,Кайсы артык?” Өстәлдәге предметларны карагыз. Артыкларын әйтегез. Җавабыгызны аңлатыгыз.

1 төркем – фотоаппарат, авторучка, карабодай, гөл, кулъяулык.

2 төркем – алъяпкыч, иттарткыч, гөлчәчәк, көнбагыш, пенал.

Физминутка                                    Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тирбәлде талгын җилдә,

сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

бик матур чәчәк булды.

3),,Кем тизрәк?” Бирелгән рәсемнәрдән 1 төркем – кушма, 2 төркем – парлы сүзләрне табып,  җөмләләр төзегез.

Җиләк-җимеш, аш-су, малай-шалай, савыт-саба.

Гөлбакча, ашъяулык, тимераяк, гөлҗимеш.

5 слайд 4),,Парларын тап”  55 нче күнегү (язма) Тактада 2 укучы эшли, бергәләп тикшерү.

1 төркем – 1нче баганадагы сүзләрне, 2 төркем – 3 нче баганадагы сүзләрне туры китереп яза. 2 нче багананы бергәләп эшлибез. Сүзләрне  рус теленә тәрҗемә итү.

6       слайд 5),,Кем җитез?” Күрмә  диктант. Бирелгән сүзләрләр арасыннан  1 төркем – парлы, 2 төркем – кушма сүзләрне әйтә, язылышларын аңлата.

Караборын, әти-әни, кулъяулык, Сабантуй, малай-шалай, гөлбакча, көнбагыш, хатын-кыз, көн-төн, иске-москы.

7       слайд 6)Сүзләрне тәрҗемә итегез. Ясалышлары буенча алар нинди сүзләр?

1 төркем – родители – ата-ана, посуда – савыт-саба, друзья – дус-иш

2       төркем – черепаха – ташбака, больница – шифаханә, носки – оекбаш.

7),,Кем күбрәк әйтер?” Кушма сүзләрдән торган кеше исемнәрен әйтегез.

Айнур, Гөлназ, Илнур, Илгизәр, Гөлчәчәк, Илназ, Илшат, Гөлшат, Алсу, Миңсылу, Айсылу... (Рус телендә бу исемнәрне язганда нинди үзгәреш барлыкка килә?)

8),,Кем өлгер?” Җөмләләрне  игътибар белән тыңлагыз, кушма  һәм парлы сүзләрне табыгыз.

Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшәгән. (А. Алиш) Таҗиның әтисе көмеш тәңкәле кызылканатлар тотты. (А. Алиш) Бала-чагалар мәктәпкә баралар. Быел карабодай мул уңыш бирде.

8       слайд 9),,Кем тапкыр?” Бер сүз белән генә әйтегез.

1 төркем – дуслар – дус-иш, баллы чәй ризыгы – чәк-чәк, балалар – бала-чага

2 төркем – озын борынлы бөҗәк – озынборын, дарулар сатыла торган бина – даруханә, татарның милли бәйрәме – Сабантуй.

IV.        Өй эше.

I вариант – рәсемнәр буенча парлы һәм кушма сүзләр файдаланып, хикәя язарга.

II вариант – кушма һәм парлы сүзләрне кертеп, 5 җөмлә язарга.

     III вариант – 22 нче бит, 57 нче күнегү (язмача) Җөмләләрдән  кушма сүзләрне язып алырга.

V.             Йомгаклау.

,,Лото” уены. 1 төркемдәгеләр 2 төркем уенчыларындагы сүзләрнең икенче яртысын табарга тиеш. Болар ясалышлары буенча нинди сүзләр?

Гөл(чәчәк), гөл-(бакча), чәк-(чәк), озын(борын), кием-(салым), аш(ханә),

 бал-(май).

- Нинди сүзләргә кушма сүзләр диләр?

- Парлы сүзләр ничек языла?

Билгеләр кую, нәтиҗә ясау.

Категория: Дәресләр | Добавил: Зульфия | Теги: кушма һәм парлы сүзләр темасына дәр, кушма һәм парлы сүзләр, 4 класс кушма һәм парлы сүзләр
Просмотров: 18977 | Загрузок: 0 | Комментарии: 8 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Sownvzo  
0
Ваша вещи чрезвычайно интригующий. Посетите также мою страничку

взгляните и эту страничку и дайте ей оценку

https://zenwriting.net/eo6ge8o4wx снимки от пукет
https://anotepad.com/note/read/8e22k3w2 софия пукет самолетни билети
https://anotepad.com/note/read/ie84t9j5 пътуване от краби до пукет
http://roof22.ru/user/AnneD227055662/ карон бийч пукет

=pat=

Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 13:25
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар