Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Дәресләр

Хәл фигыль
[ Скачать с сервера (182.4 Kb) ] 21.12.2021, 17:35
Тема: Хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы ( кабатлау дәресе). (Теманы өйрәнү буенча технологик карта) Тема Хәл фигыльнең җөмләдә кулланылышы Теманың максаты • Укучыларны хәл фигыльләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү. Бурычлар • укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә; • укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә; • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга; • гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә. Планлаштырылган нәтиҗәләр • Хәл фигыльнең формаларын, аларның кушымчаларын белү. • Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү. • Хәл фигыльләрнең башка фигыльләрдән аермасын билгеләргә өйрәнү. • Хәл фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. • Хәл фигыльләрне дөрес язарга өйрәнү . Төп төшенчәләр Хәл фигыльләр Эшләү киңлеге булдыру Предметара бәйләнеш Рус теле, әдәби уку. Ресурслар: Дәреслек “Татар теле” 7 нче сыйныф (Р.К.Сәгъдиева, Г.Ф.Харисова, Л.К.Сабирҗанова, М.Ә.Нуриева) - төп Тема: Хәл фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы - өстәмә Методик пособие, карточкалар, презентация Эш формалары Фронталь, мөстәкыйль, парларда эшләү. Эш алымы Шакмак алымы, синквейн алымы Дәрес барышы: - Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар! Хәерле көн сезгә! I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру. Дуслар елмаеп караса, Дөнья яктырып китә. Я, кайсыгыз дусларына Елмаю бүләк итә? - Бер-берегезгә, килгән кунакларга карап елмаю бүләк итегез. 1) а)Уңай психологик халәт тудыру; - Дәресебезне бик акыллы гыйбарә белән башлыйсым килә. Дәрес барышында сез дә әлеге гыйбарәгә тугъры калып, тырышып эшләрсез дип ышанып калам. Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен начар исле урын табар. Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар. Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар. Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, уңышка ирешү юлларын табачаклар. - Димәк, без бүген бал кортлары кебек эшләрбез. - Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә баллар куячаксыз. Критерийларны сез инде беләсез. - ә)белемнәрне актуальләштерү. - Узган дәрестә нинди тема белән таныштык? - Хәл фигыль турында ниләр белдегез? - Бик яхшы! Хәзер ВИКИМЕДИЯдән алынган текст белән танышабыз. Икенче дәрестә бу текст буенча эшне дәвам итәрбез. Бүгенге дәрестә 2 нче абзац кына кирәк. 1920 елның 26 гыйнварында Мәскәүдә большевиклар Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең үзәк комитетының сәяси бюросында (Политбюро ЦК РКП (б)) Татарстан Совет Социалистик Республикасын булдыру турында принципиаль карар кабул ителә. Шул ук вакытта булачак республиканың чикләрен билгеләү өчен Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә административ комиссия булдырыла. 1920 елның 22 мартында РСФСР халык комиссарлары советы рәисе Владимир Ленин Татарстан Республикасы оешу турында фикер алышу өчен Кремльдә инкыйлабчы, Татарстан Республикасын төзүчеләрнең берсе, 1920-1921 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) рәисе Борһан Мансуровны һәм Татарстан Республикасын булдырган, аның беренче хөкүмәт җитәкчесе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиевны чакыра. 1920 елның феврале азагында Татарстан АССР турында нигезләмә бастырыла. Нигезләмәдә республиканың булачак теритториясе турында да әйтелә. Татар халкы өстенлек иткән түбәндәге биш губернаның районнарын кушып кую планлаштырыла: Казан, Уфа, Самар, Сембер һәм Вәтке. Нигезләмәдә ТССРга кертелергә тиешле өязләр һәм вулыслар гына түгел, кече шәһәр һәм авыллар да санала. 1920 нче елның 26 нчы гыйнварында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын булдыру турында карар кабул ителеп, республикабыз тарихының яңа бите ачыла. Карар кабул ителгәч, сәяси картада ТАССР барлыкка килә. Инде шул вакытларда ук татар халкы, иленең алдынгылар рәтендә булуына ирешер өчен, тырыша-тырыша хезмәт куя. Бүгенге көнгә килеп җиткәнче, республикабыз үз йөзен саклый алды. - (яңа сүзләр белән таныштыру, уку, аңлаганны тикшерү, кыскача эчтәлеген сөйләү) Әлеге абзацны укыдык. Нинди сүзләр аңлашылмады? карар – приказ сәяси карта – политическая карта ТАССР - Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Автономия - Үзидарә, мохтарият, мөстәкыйль идарә итү хокукы. - Әлеге өзектә сүз нәрсә турында? Татарстан турында ниләр беләсез? - Ни өчен бу текст алынды? (ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан) - Ә хәзер, икенче кызыл юлдан, хәл фигыльләрне генә аерып алыйк. Аларның төрен билгелик. - Укучылар, игътибар итегез әле, текстта бирелгән барлык хәл фигыльләр дә нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр? (хәл) - Димәк, безнең дәресебезнең темасы ничек? (хәл фигыльләрне сөйләмдә куллану) - Нинди максат куябыз? (хәл фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү) - Хәзер хәл фигыль темасы буенча, модель яки икенче төрле әйткәндә схема төзик әле. Парталарыгызда әлеге схема таркатып бирелгән, сез дөрес итеп схеманы төзегез. Хәл фигыльләр кертеп, җөмләләр уйлап әйтегез. Хәл фигыль (Ничек? Нишләгәч? Кайчан? Кайчанга тикле (чаклы)? Нишләгәнче?) Ә хәзер “Шакмак” алымын кулланып, хәл фигыль турындагы белемнәрне системага салып куйыйк. Төркемнәрдә эшләрбез. Хәл фигыль Тасвирла: хәл фигыль рәвеш һәм фигыльдән тора. Ничек? Нишләп? Кайчан? Нишләгәнче? сорауларына җавап бирә. –ып, -еп, -п, -а-а, ый-ый, -и-и, -кач-кәч, -гач-гәч, -канчы-кәнче, -ганчы-гәнчы кушымчалары белән ясала.. Ассоцияция китер: фигыль Куллан: Тырышып укыган бала максатына ирешә. Чагыштыр: рәвеш Фигыль хәл фигыль Ничек? Кайчан? Нишлә? Нишләми? Ничек? Нишләп? Кайчан? Нишләгәнче? дәрәҗә Барлык-юклык формасы, зат-саны Барлык-юклык формасы Иҗат ит: Синквейн ТӨЗИБЕЗ (мәктәп) (матур, якты) (көн тугач, шатланып, йөгерә-йөгерә) Килегез дөньяның иң якты урынына – белем йортына. (белем йорты) Мәктәп. Мәктәп матур, якты. Көн тугач, шатланып, йөгерә-йөгерә Килегез дөньяның иң якты урынына – Белем йортына. Бәя бир: хәл фигыльләрне белү – сөйләмне дөрес төзергә ярдәм итә. Синквейн – француз теленнән тәрҗемә иткәндә 5 юлдан торган шигырь дип атала. 1нче юл –* 1 сүз – исем. Бу - синквейнның темасы. 2 нче юл - * синквейнның темасын ачучы 2 сыйфат. 3 нче юл – * синквейн темасына карата 3 фигыль (хәл фигыль булсын). 4 нче юл ––* темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза-афоризм (канатлы әйтем, цитата, мәкаль яки укучы үзе төзегән фраза). 5 нче юл – * темага карата синоним сүз – исем (бер сүз). Тема-Универсиада. (Универсиада күңелле, кызыклы, йөгерә-йөгерә, сикерә-сикерә, йөзә-йөзә килегез безгә дөньяның иң матур урынына Казанга). Йомгаклау. Рефлексив-бәяләү этабы. - Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек? (хәл фигыльләрне сөйләмдә кулланырга) - Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды? (ТАССР оешуга 100 ел турында белдек, хәл фигыльне кабатладык.) -Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык? (карар, сәяси карта, автономия) - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз? (хәл фигыльләрне дөрес итеп җөмләләрдә кулланырга) беләм (хәл фигыль турында) Схема буенча сөйлә: исемдә калды (хәл фигыльнең төрләре) булдырдым (хәл фигыльләрне җөмләләрдә кулланырга) Өй эше. 1) хәл фигыльләр кулланып, җөмләләр төзергә; 2) бирелгән җөмләләрдән хәл фигыльләрне табарга, төрләрен билгеләргә; Марат сигез яшенә җиткәнче, аны әбисе тәрбияләде. Әйткәч — беләсе килә, белгәч — көләсе килә. Миңа бу яңалыкларны беркем дә әйтмәде, үзем газета¬дан укып белдем. Алия сәхнәдә бии-бии җырлады. 3) хәл фигыль турында проект ясарга. Дәресебез тәмам, бердәм булыйк, бергә булыйк, телебезне саклыйк, аралашып яшик.
Категория: Дәресләр | Добавил: Zulfia1976galimullina | Теги: деепричастие, хәл фигыль
Просмотров: 181 | Загрузок: 29 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 14:15
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар