Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Дәресләр

Баш хәрефтән языла торган сүзләр
[ Скачать с сервера (83.5 Kb) · Скачать удаленно () ] 21.12.2021, 17:28
БАШ ХӘРЕФТӘН ЯЗЫЛА ТОРГАН СҮЗЛӘР Галимуллина Зөлфия Марсил кызы Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе, Кукмара муниципаль районы Резюме: дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы татар балаларына белем бирүче укытучыларга тәкъдим ителә. Әлеге дәрес 1 нче сыйныфларда исем сүз төркемен үтеп бетергәннән соң өйрәнелә. Дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп төзелгән. Резюме: разработка урока рекомендована учителям, работающим в общеобразовательных организациях с русскоязычным обучением, обучающимся 1 класса, изучающих татарский язык как родной. Этот урок изучается в 1 классе после окончания имен существительных. Разработка урока составлена в соответствии с требованиями ФГОС НОО. Ачкыч сүзләр: 1 нче сыйныф, баш хәреф, баш хәрефтән языла торган сүзләр, ялгызлык исемнәр. Ключевые слова: 1 класс, заглавная буква, слова заглавной буквы, собственный имена. Предмет: татар теле Дәрес темасы: Баш хәрефтән языла торган сүзләр. Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр бирү, ныгыту. Дәреснең максаты: 1. Өйрәтү максаты: Баш хәрефтән языла торган сүзләрне аера белү, аларны язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү. 2. Белем үстерү максаты: Сөйләмебездә бер үк төрле булып тоелган сүзләрнең төрлечә – я баш хәрефтән, я юл хәрефтән язылуын укучыларга аңлату. 3. Тәрбияви: Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү. Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш. Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет: баш хәрефтән языла торган сүзләрне дөрес язарга өйрәнү. Метапредмет: укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру. Метапредмет нәтиҗәләре: Регулятив УУГ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү. Танып белү УУГ: фикерләрне логик чылбырга салу, фикерли белү. Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; аралаша белү сәләтен үстерү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. Шәхескә кагылышлы УУГ: “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. Төп ресурслар: Татар теле. 1 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) /Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017. -44-46 нчы битләр. Өстәмә ресурслар: мультимедиалы презентация, дәфтәр, тестлар, карточка. Төп төшенчәләр: исем, баш хәрефтән языла торган исемнәр, баш хәреф; предметны белдергән сүзләр; ил, шәһәр, авыл, елга Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку. Дәрес барышы: I. Башлам. Укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту. Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне ничек башласаң, көнең шулай үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур итеп бер-беребезгә елмаю бүләк итик. Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер минем сезне Мөнир Мазунов иҗат иткән “Яз килә” шигырен укып китәсем килә. Көннәр аяз, күктә алсу Нур сибеп кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы – Сагынып көткән яз килә. Әйе, көнебез яз көне кебек аяз, кояшлы булсын, эшегездә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез. II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү. Укытучы: Яз җитү белән Аю йокысыннан уянган. Ул сезгә үзе килә алмаганга, хат җибәргән. Ә хат гади түгел, анда биремнәр язылган. Дәрестә тырышып эшләгән укучыларга күчтәнәч тә җибәргән. Әйдәгез, Аю дустыбызга белгәннәребезне күрсәтик. - Укучылар, мин сезгә Аю җибәргән табышмак әйтәм. Кем тапкыр икән? Бөтен халыкта да бар ул, Ансыз уку, язу юк. Тәртибен бутый күрмәгез, Ансы мөһим шулай ук. (алфавит) - Я, кем тапты җавапны? Димәк, узган дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? (алфавит) - Әйе, укучылар, узган дәрестә алфавит турында сөйләштек. - Нәрсә ул алфавит? - Рус алфавиты белән татар алфавиты аерыламы? - Татар алфавитына гына хас хәрефләрне сайлап алыгыз. - Укучылар, ни өчен алфавитта бер хәреф ике төрле языла? - Ә баш хәреф ни өчен кирәк? Җаваплар: а)Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә урнаштырылалар. б)Әйе, аерыла. Татар алфавитында 39 хәреф, ә рус алфавитында 33. в) Ә, җ,ң,ө,ү,һ. г) берсе баш хәреф, икенчесе юл хәрефе. III. Авырыксыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү. Укытучы. Молодцы укучылар, сез дөрес җавап бирдегез! Ә баш һәм юл хәрефләре ни өчен кирәк соң? - Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? (баш хәреф турында), ә нәрсәгә өйрәнәчәкбез? (Баш хәрефтән языла торган сүзләрне дөрес язарга) - Хәзер әйдәгез Аю дустыбызга матур яза белгәнебезне дә күрсәтик әле. Матур язу - Укучылар, ә хәзер эш дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз әле. (тактада язылган). Әлеге хәрефләрне дә дөрес итеп языгыз. Ә н М к - Укучылар, әле генә язган хәрефләрнең язылышы турында ни әйтә аласыз? - Әйе, кайберләре баш хәреф, кайберләре юл хәрефе. IV. Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проектын төзү, төзелгән проектны тормышка ашыру. - Мин сезгә сүзләр тараттым. Әлеге сүзләрне икегә аерырга кирәк. (эшләрне тикшерү). Лилия, урман, лилия, мәктәп (һәр укучыга төрле) - Әлеге сүзләрне ничек икегә бүлдегез? (берсе баш хәрефтән, берсе юл хәрефеннән язылган сүзләр) - Әйдәгез, бергәләп баш хәрефтән языла торган сүзләр турында схема төзик. - Баш хәрефтән языла торган сүзләр. 1) Кеше исемнәре, әтисенең исеме, фамилиясе. - Тагы нинди сүзләр баш хәрефтән языла? Укытучы. Укучылар, сезнең өегездә йорт хайваннары бармы? Укучылар. Әйе, бар: песи, эт һ.б. Укытучы. Ә сез аларга исемнәр куштыгызмы? Аларның кушаматлары бармы? Укучылар, сез кушамат сүзен аңлыйсызмы? Кушамат – кличка, хайван исеме. Укучылар. Әйе (кушаматлар әйтелә). Укытучы. Молодцы, укучылар. Әйдәгез, “Күршеләр” дигән уен уйнап алыйк. Сез партадашыгызның йорт хайваны турында сорашасыз, аның кушаматын ачыклыйсыз. (Диалоглар оештырыла). Мәсәлән: - Мин эткә Акбай дип куштым. Ә Син песигә нинди кушамат куштың?- Мин песигә Мыраубикә дип куштым. Укытучы. Әйдәгез, Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыреннән бирелгән өзекне укыгыз. Акбай сүзе нинди хәрефтән язылган? - Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор: - Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! Укучылар. Хайван кушаматлары да баш хәрефтән язылалар. Димәк, укучылар кеше исемнәре, фамилияләр, хайван кушаматлары баш хәрефтән язылалар. Ял итү. Физминут. Укытучы. Ә хәзер укучылар экранга игътибар итегез әле, бу нәрсә? (шәһәр, Республика исеме язылган карта күрсәтелә.) Дөрес, укучылар, бу – карта. Нинди шәһәрләр, районнар күрсәтелгән анда? Укучылар. Казан шәһәре, Кукмара районы, Татарстан Республикасы... Укытучы. Дөрес, укучылар, аларның исемнәре баш хәрефтән язылган, димәк, шәһәр, авыл, елга, район, Республика исемнәре дә баш хәрефтән языла икән. V. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту. Экранда шигырь тәкъдим ителә. Теләк белдерүче укучы укый. Берсе – Дилә, берсе – Зилә, Өченчесе – Миңлегөл. Берсе – үлчи, берсе – кисә... Өчесе дә бик өлгер. Укытучы. Укучылар, игътибар итегез әле, нинди сүзләр баш хәрефтән язылган? Укучылар. Әйе: Зилә, Дилә, Миңлегөл. Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, алар ни өчен баш хәрефтән язылдылар икән? Укучылар. Кеше исемнәре булган өчен. VI. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш. Укытучы. Молодцы, укучылар, ә хәзер, әйдәгез, экранда бирелгән биремне дәфтәрләребезгә язмача эшлик әле. Бала-чага алты җан: Әхмәт, нәҗип, закирҗан, Зәйнәп белән галия, Иң кечесе – асия. (Ә.Фәйзи) Экранда күнегү тәкъдим ителә.”Хаталарны тап”. Дөрес итеп күчереп язарга һәм партадашың белән алмашып тикшерергә кирәк булачак. VII. Элек өйрәнелгән белемнәр системасына кушылып китү, кабатлау. Мөстәкыйль эш нәтиҗәләре буенча әзерлек дәрәҗәсенә карап, укучыларга берничә төрле бирем тәкъдим ителә. 1 төркем. Фамилияләрне дөрес итеп язарга. сабитов, галиев, сәйдәшев, хәсәнов. 2 төркем. Һәрвакыт баш хәрефтән генә языла торган сүзләрне күчереп алырга. Муса Җәлил. Китап. Тәнәфес. Акбай. Фәния. Су. 3 төркем. Шәһәр исемнәрен алфавит тәртибендә язарга. Казан, Кукмара, Әлмәт, Арча, Мәскәү. Укытучы. Димәк, укучылар, нинди сүзләр баш хәрефтән языла? Укучылар: Кеше исемнәре, фамилияләр, әтисенең исеме, хайван кушаматлары. Шулай ук дәүләт, республика, шәһәр, район, авыл, елга, тау исемнәре дә баш хәрефтән языла икән. VIII. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия. Укытучы. Укучылар без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Укучылар. Без бүген баш хәрефтән языла торган сүзләр турында сөйләштек. Укытучы. Сүзләр кайсы очракларда баш хәрефтән язылалар инде? Схема ясыйк әле бергәләп. (Рәсемнәр күрсәтелә һәм шуларга бәйле рәвештә схема ясала). ҮЗБӘЯ. Укытучы. Укучылар, дәрестә барыгыз да актив эшләдегез. Аю дускай җибәргән биремнәрне башкардыгыз. Инде Аю дусның күчтәнәченнән авыз итегез. Укучылар, дәрестә кемнәр “Мин бик яхшы эшләдем!” дип уйлый, кызыл фантиклы конфетлар ала, кемнәр “Мин яхшы эшләдем”, дип уйлый, аларга яшел фантиклысы, ә кемнәр “Миңа тырышырга кирәк!” дип уйлыйлар, алар зәңгәр фантиклы конфетлар ала. Укучылар, безнең бүгенге дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин. Кулланылган әдәбият һәм чыганак: 1. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.М.Панова. - Казан:”Мәгариф-Вакыт”нәшер. 2013. 2. Татарско-русский словарь – Татарча-русча сүзлек : 25000 слов / И. А. Абдуллин [и др. ]; под ред. проф. Ф. А. Ганиева. — Издание четвертое, исправленное и дополненное. — Казань: Татарское книжное издательство, 2004.
Категория: Дәресләр | Добавил: Zulfia1976galimullina | Теги: ялгызлык исемнәр, заглавная буква, баш хәреф
Просмотров: 164 | Загрузок: 60 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 13:25
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар