Главная » Файлы » Әдәбияттан тестлар |
[ Скачать с сервера (14.4 Kb) ] | 04.11.2016, 19:09 | ||||||||||
7 нче сыйныфның рус төркеменә татар әдәбиятыннан үрнәк кереш контроль эш (тест)
... – теге яки бу халыкның тормышына борынгы заманнан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гореф-гадәтләр. а) өмә; ә) ырымнар; б) йола.
2. Йола фольклорында төп урынны кайсы йолалар алып тора? а) гаилә йолалар һәм календарь йолалар; ә) өмәләр һәм аулак өйләр; б) ырымнар һәм календарь йолалар.
3. Хезмәт белән бәйле булмаган йоланы табыгыз. а) каз өмәсе; ә) су ташу; б)йорт салу.
4. Бәби туе йоласы кайчан башкарылган? а) яшьләр өйләнешкәч; ә) бәби тугач; б) бала мәктәпкә укырга кергәч.
5. Бәбине, тугач та, кая алып барганнар? а) уенчыклар кибетенә; ә) ашамлыклар кибетенә; б) кондыру өчен, бәби мунчасына.
6. Җөмләнең татарчага тәрҗемәсен табыгыз. Когда рождается младенец, устраивают большой праздник и целую неделю топят баню. а) бала тугач, зур бәйрәм үткәрәләр һәм атна буе мунча ягалар. ә) бала үскәч, зур бәйрәм үткәрәләр һәм атна буе мунча ягалар. б) бала тугач, зур бәйрәм үткәрәләр һәм ай буе мунча ягалар.
7. Фразеологизмның татар теленә тәрҗемәсен табыгыз. Стол ломится от угощения - а сый агылу; ә) күңел булу; б) чишмә агу.
8. Туй кайсы йола төренә керә? а) календарь йолалар; ә) өмәләр; б) гаилә йолалар.
9. Фразеологизмның рус теленә тәрҗемәсен табыгыз. Башлы-күзле булырга – а) жениться; ә) учиться; б) работать.
10. Нардуган кайчан үткәрелгән? а) 25 нче июньнән 7 нче июльгә кадәр; ә) 21 нче мартта; б) 20 нче декабрьдән7 нче гыйнварга кадәр.
ҖАВАПЛАР
7 нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбиятыннан кереш контроль эшне (тестны) бәяләү критерийлары: Татар әдәбиятыннан тест 10 биремнән тора. Дөрес эшләнгән һәрбер бирем 1 балл белән бәяләнә. “2” ле – 0 – 4балл “3” ле – 5 – 6 балл “4” ле – 7 – 8 балл “5” ле – 9 - 10 балл.
| |||||||||||
Просмотров: 1911 | Загрузок: 192 | |
Всего комментариев: 0 | |
Керү |
---|
Бүлек категорияләр | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
Эзләү |
---|
Музыка |
---|
Сораштыру |
---|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Файдалы сылтамалар |
---|