Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Әдәбияттан тестлар

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәбияттан тест
[ Скачать с сервера (17.8 Kb) ] 27.05.2014, 09:45

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ утырышында каралды

Беркетмә № 1.   29.08.2013.

МБ җитәкчесе

_______________Д.Д.Платонова

Килешенде

 

Директор урынбасары

 

_____________М.М.Хәкимҗанова

 

 

Татар әдәбияты курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

  1. нче сыйныф (рус төркеме)

 

  1. Шигырьгә төшеп калган сүзне куегыз. (1 балл)

... – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син ...ны. (Х.Шабанов)

А) китап

Б) дәреслек

В) дәфтәр

2. Табышмакның җавабын табыгыз. (1 балл)

Ап-ак йөзле, 12 күзле,

Берсе кече, берсе олы –

Ике төрле, тимер телле.

А) гармун

Б) сәгать

В) китап

3. Татарстан Дәүләт гимнының сүзләрен кем язган? (1 балл)

А) Р. Байтимеров

Б) И.Юзеев

В) Р.Әхмәтҗанов

4. Татарстан Дәүләт гимнының музыкасын кем язган? (1 балл)

А) С.Сәйдәшев

Б) Р.Яхин

В) С.Садыйкова

5. “Ботка” шигыре герое Ләлә, ботканы кайчан ялт иттерә? (1 балл)

А) уеннан кергәч

Б) мәктәптән кайткач

В) әнисенә булышкач

6. Мәкальнең ахырын табыгыз. (1 балл)

Кем эшләми, ...

А) шул ашый

Б) шул ашамый

В) шул уйнамый

7. Өзектә төшеп калган сүзне куегыз. (1 балл)

“Әниләре бүлмәгә керде дә кызларын үзенә ярдәм итәргә чакырды. Олы кызы Наташа китап укый, ә кече кызы Оля рәсем ясый иде. ... әнисенә булышырга уйлады һәм кухняга керде”.

А) Оля

Б) Наташа

В) дөрес җавап бирелмәгән

8. Бу әкияттә ипине кем пешерә? (1 балл)

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән.

Беркөнне Тавык орлык тапты. ...”

А) Тычкан

Б) Көртлек

В) Тавык

9. Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясендә Гөлкәй Рәйсәгә ни өчен тупас эндәшә? (1 балл)

“... Менә беркөнне безгә кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак бүләк итте.”

А) рәхмәт әйтмәгән өчен

Б) матур булмаган өчен

В) курчак өчен

10. Кайсы рәттә артык сүз бар? (1 балл)

А) чәкчәк, бәлеш, коймак

Б) кәбестә ашы, солы боткасы, токмачлы аш

В) өчпочмак, мантый, бәлеш

11. Балалар өчен чыгучы журналларны атагыз. (1 балл)

А) “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере”

Б) “Мәйдан”, “Ялкын”, “Идел”

В) “Чаян”, “Мәгариф”, “Сабантуй”

12. Гүзәл Ләйсәннәрдә нәрсә ашый? (1 балл)

“Гүзәл Ләйсәннәргә килде.

- Исәнмесез!

- Килдеңме, Гүзәл, әйдә уз. Әйдә, чәй эчәбез. Менә әни белән ... пешердек.”

А) бәлеш

Б) гөбәдия

В) аш

13. Табын янында Саша үзен ничек тотты? (1 балл)

“Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым. Табын янына хуҗа малае Саша да утырды...”

А) тәртипле

Б) әдәпле

В) әдәпсез

14. Әнисе белән Рөстәм кунакта нәрсә ашадылар? (1 балл)

“Беркөн мин улым Рөстәм белән әбисенә кунакка бардым...”

А) чәй эчтеләр

Б) аш ашадылар

В) дөрес җавап бирелмәгән

15. “Куркак юлдаш” әкиятендә Аю бер малайның колагына нәрсә ди? (1 балл)

А) дустың үзеңнән матуррак булсын

Б) дустың үзеңнән батыррак булсын

В) дустың үзеңнән зуррак булсын

16. Дөрес җөмләне табыгыз. (1 балл)

А) Сабантуйда зур бүләкләр бирәләр.

Б) Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме.

В) Сабантуй – рус халкының милли бәйрәме.

17. Сабантуй кайчан үткәрелә? (1 балл)

А) чәчү эшләре беткәч

Б) укулар беткәч

В) көннәр җылыткач.

18. Татарстан нинди республика? (1 балл)

А) матур, кечкенә

Б) бай, зур

В) дөрес җавап бирелмәгән.

19. Иң зур байлык - ... (1 балл)

А) акча

Б) сәламәтлек

В) машина

20. Рамайның эте бар. Аның кушаматы – ... (1 балл)

А) Сарбай

Б) Караборын

В) Карабай

 

Гомуми балл – 20 балл

Категория: Әдәбияттан тестлар | Добавил: Зульфия
Просмотров: 5840 | Загрузок: 726 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 11:47
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар