Главная » Файлы » Әдәбияттан тестлар |
[ Скачать с сервера (15.5 Kb) ] | 17.09.2016, 14:25 |
4 нче сыйныфның татар төркеменә әдәби укудан кереш контроль эш (тест)
1. Кайсы сүзләрне тәмле сүзләр дип атыйбыз? а) ак, зәңгәр, сары; ә) исәнмесез, тыныч йокы, рәхмәт; б) тәртипле, яхшы, начар. 2. Табышмакның җавабын табыгыз. Әгәр “Җ”гә башлансам мин, -“Тәмле дә соң!”-дип ашыйсың. “Җ”не “Ч”гә алыштырсаң, минем белән су ташыйсың. а) җиләк, чиләк; ә) җиләк, иләк; б) чиләк, җиләк. 3. “Җил арба” әкияте нинди әкият? а) тылсымлы; ә) хайваннар турында; б) тормыш-көнкүреш 4. Халык авыз иҗаты әсәре булмаган җавапны табыгыз: а) табышмак; ә) әкият; б) хикәя. 5. “Сак-Сок” бәетендә әниләре улларын ни өчен ачулана? а) тимер укны рөхсәтсез алган өчен; ә) кошларны аткан өчен; б) сугышкан өчен. 6. Мәкаль нәрсә турында? Белемле кеше югалмас. а) белем алу турында; ә) китап уку турында; б) әдәплелек турында. 7. Татар әдәбиятында мәсәл язучылар: а) Г.Тукай, М.Гафури, Ә.Исхак; ә) Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш; б) Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева. 8. Г.Тукайның “Яшь Агач” мәсәле нәрсә турында? а) үз-үзеңне артык ярату; ә) кеше сүзен тыңламау; б) белем алу турында. 9. Сынландыру булган шигырь юлларын табыгыз: а) “Матур җырлар җырлый-җырлый киләчәгемә барам...” ә) “Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп...” б) “Бабасы утырткан Имән күләгәсендә ята иде яшь кенә бер егет...” 10. Мәкальне дәвам ит. Дөнья – йозак, ачкычы - ... . а) белем; ә) китап; б) хезмәт. 4 нче сыйныфның татар төркеменә әдәби укудан кереш контроль эшне (тест) бәяләү нормалары. Әдәби укудан тест 10 биремнән тора. Дөрес эшләнгән һәрбер бирем 1 балл белән бәяләнә. “5” ле – 9 – 10 балл “4” ле – 7 – 8 балл “3” ле – 5 – 6 балл “2” ле – 0 – 4 балл.
| |
Просмотров: 4420 | Загрузок: 446 | |
Всего комментариев: 0 | |
Керү |
---|
Бүлек категорияләр | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
Эзләү |
---|
Музыка |
---|
Сораштыру |
---|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Файдалы сылтамалар |
---|