Галимуллина Зөлфия Марсил кызы, Галимуллина Зульфия Марсилевна


Каталог файлов

Главная » Файлы » Әдәбияттан тестлар

10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен әдәбияттан контроль тест
[ Скачать с сервера (16.2 Kb) ] 27.05.2014, 09:56

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ утырышында каралды

Беркетмә № 1.   29.08.2013.

МБ җитәкчесе

_______________Д.Д.Платонова

Килешенде

 

Директор урынбасары

 

_____________М.М.Хәкимҗанова

 

 

Татар әдәбияты курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

  1. нчы сыйныф (рус төркеме)

 

  1. 1. “Китап” шигыренең авторы кем?

А) Муса Җәлил

Ә) Мәхмүт Хәсәнов

Б) Һади Такташ

  1. “Китап алырга ... булмагыз, китаплардан аерылмагыз” җөмләсендә тиешле сүзне сайлап куегыз?

А) юмарт

Ә) юньсез

Б) саран

  1. Бережно обращайся с книгой җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

А) китапны хөрмәтләп тот

Ә) китапны кадерләп тот

Б) китапны саклап тот

  1. Казан дәүләт университетының ачылган елы:

А) 1804

Ә) 1904

Б) 1886

  1. Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе кем исемен йөртә?

А) А.Е.Арбузов

Ә) Н.И.Лобачевский

Б) К.Насыйри

  1. “Китапханәдә ...китаплар, ... чыганаклар бар” җөмләсендә кайсы сүзләр куела?

А) иске, сирәк очрый торган

Ә) күптәнге, яңа

Б) борынгы, сирәк очрый торган

  1. “Роальд Сәгъдиев – фән дөньясында танылган ...” җөмләсендә тиешле сүзне куегыз.

А) галим

Ә) язучы

Б) архитектор

  1.  Казанда Беренче Бөтендөнья татар конгрессы кайчан үткәрелгән?

А) 2005

Ә) 1970

Б) 1922

  1. Латин графикасының кирилл графикасы белән алышыну елы:

А) 1922

Ә) 1939

Б) 1950

  1.   “... күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагын да прическалы чәчләре арасына кадап куйды. Бу калфак ефәк көлтәсенә куелган гөл чәчәге шикелле көлеп тора иде. Ал кием безнең ...кә бик килешә: ул аның эчендә фәрештә шикелле була” җөмләсендә күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз.

А) Лиза

Ә) Биби

Б) Хәят

  1. “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”, - ди ...

А) А.П.Чехов

Ә) Н.И.Лобачевский

Б) К.Насыйри

  1.  Халык: “Дөньяда иң зур байлык –  ...”, – ди. Бирелгән җөмләдә төшеп калган сүзне куегыз.

А)  акча

Ә)  сәламәтлек

Б)  китап

 

  1.  Бер сигарет гомерне ... минутка  киметә. Төшеп калган санны куегыз.

А) 10

Ә) 23

Б) 7

  1.  “Шәраб кешегә сәламәтлек тә, көч тә, күңеллелек тә бирми, бары тик ... гына китерә”. Җөмләгә тиешле сүзне куегыз.

А) файда

Ә) зарар

Б) куркыныч

  1.  “Наркобизнес  ул –  ... кәсебе”. Төшеп калган сүзне куегыз.

А) кешелексезлек

Ә) акылсызлык

Б) мәрхәмәтсезлек

16. Төшеп калган сүзне куегыз.

“Маһи белән Мәлихә, ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән – бер баш ...тан. әле үзләре ахирәт дуслар иделәр”.

А) карбыз

Ә) кавын

Б) кабак

  1. Өзекнең авторы кем?

Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры, мәңге оныта алмамын

Тамбов урманнары уртасында

Усак яфраклары шаулавын...

А) М.Җәлил

Ә) Һ.Такташ

Б) Г.Тукай

  1. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре кем ул?

А) И.Юзеев

Ә) Һ.Такташ

Б) Р.Вәлиева

 

 

Категория: Әдәбияттан тестлар | Добавил: Зульфия | Теги: тест по татарскому литературе, 10 кл тест
Просмотров: 4698 | Загрузок: 754 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Пятница, 17.05.2024, 14:26
Приветствую Вас Гость

Керү

Бүлек категорияләр

ГИА [1]
Татар теленнән тестлар [9]
Әдәбияттан тестлар [5]
Дәресләрне яңача укытыйм дисәң [5]
Презeнтацияләр [9]
Дәресләр [3]
Сыйныфтан тыш чаралар [3]
Иң кирәклесе тәрбиядер... [0]
мастер-класс [18]

Эзләү

Музыка

Сораштыру

Минем сайтым ничек?
Всего ответов: 235

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Файдалы сылтамалар